Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Прокуратура хезмәткәрләрен афәрин!

Шимбә Буада прокуратура хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" үзешчән сәнгать конкурсының зона этабы узды. Биш районнан әлеге ведомство хезмәткәрләре алты номинациядә көч сынашты. Каматамагылылар дүрт номинациядә яхшы чыгыш ясап, икесендә беренче урыннарны алды. Аларга әлеге чарага әзерләнүдә "Рафаэлло" бию төркеме, "Калейдоскоп" вокаль ансамбле, шулай ук РДКның...

Шимбә Буада прокуратура хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" үзешчән сәнгать конкурсының зона этабы узды.

Биш районнан әлеге ведомство хезмәткәрләре алты номинациядә көч сынашты. Каматамагылылар дүрт номинациядә яхшы чыгыш ясап, икесендә беренче урыннарны алды.

Аларга әлеге чарага әзерләнүдә "Рафаэлло" бию төркеме, "Калейдоскоп" вокаль ансамбле, шулай ук РДКның сәнгать җитәкчесе Лера Киселева һәм хореограф Юлия Овезмамедова ярдәм итте. Безнең район прокуратурасы хезмәткәрләре "Вокаль ансамбль" һәм "Иң артистлы гаилә" номинациясендә беренче урыннарны алды.

Аларга уңышлы чыгыш ясарга Тәмте ансамбле ярдәм иткән булса, икенчесендә Шәйхаттаровлар гаиләсенә мөстәкыйль эшләргә туры килде. Һәм алар моны лаеклы башкарып чыкты. Безнең команда "Рафаэлло" төркеме биючеләре белән бергә "Смуглянка" биюен башкарып, залны таң калдырды һәм икенчяе урынны яулады. Атказанган мәдәният хезмәткәрләре һәм республика прокуратурасы хезмәткәрләреннән төзелгән жюри һәр район прокуратурасы хезмәткәрләренең номерлар сыйфатын да, санын да бәяләде. Нәтиҗәдә беренче урынны Тәтеш һәм Буа прокуратурасы хезмәткәрләре уртаклашты.

Безнекеләр икенче урынны алды. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Аларныңсәхнәгә беренче чыгулары бар яктан да уңышлы булды. Номинатлар һәм җитңүчеләргә бүләкләрне республика прокуроры Илдус Нәфыйков тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев