Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Нәни чибәрләр сәхнәгә чыкты

Узган атнада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ике көн дәвамында "Мини-мисс- 2014" фестивалендә тамашачыларга һәм жюри хөкеменә үз һөнәрләрен күрсәтте. Бәйрәм чын мәгънәсендә кызыклы, ачык, гадәттән тыш һәм мавыктыргыч булды. Нәни чибәрләрнең әти-әниләре дә нык тырышкан. Кул астында булган материаллардан ясалган һәм тегелгән күлмәкләр чынлап та бик матур килеп чыккан....

Узган атнада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ике көн дәвамында "Мини-мисс- 2014" фестивалендә тамашачыларга һәм жюри хөкеменә үз һөнәрләрен күрсәтте.
Бәйрәм чын мәгънәсендә кызыклы, ачык, гадәттән тыш һәм мавыктыргыч булды. Нәни чибәрләрнең әти-әниләре дә нык тырышкан. Кул астында булган материаллардан ясалган һәм тегелгән күлмәкләр чынлап та бик матур килеп чыккан. Әниләрнең фантазиясе һәм осталыгына таң калырлык. Нәни чибәрләр дә сынатмады: биеде, җырлады, әти-әниләре уйлап тапкан "Визит карточкасы" итеп шигырь сөйләде. Подиумга чыккан конкурсантларны күргәч һәркем елмаеп, аларны алкышларга күмде. Катнашучыларның берсе дә игътибардан читтә калмады, аларга бүләкләр тараттылар. Дүрт конкурс нәтиҗәләре буенча "Мини-мисс-2014" исеменә өлкән "Б" төркеменнән Алисә Каюмова (тәрбиячесе Йолдыз Мөбәриева) һәм әзерлек "Б" төркеменнән Динара Шәмсиева (тәрбиячесе Ольга Будилова) лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Нәни чибәрләр сәхнәгә чыкты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев