Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Мини-мисс конкурсы

18 сентябрьдә Тәмте мәдәният йортында 10-14 яшьтәге 7 кызлар арасында "Мини-мисс-Тәмте-2014" конкурсы булды. Конкурста катнашучыларны Людмила Зиновьева, Юлия Богатова, Татьяна Шәрипова, Снежана Богатова составындагы жюри бәяләде. Конкурс визит карточкасыннан башланды. Кызлар үзләре, гаиләләре, мавыгулары турында сөйләде. Иҗат конкурсында кызлар шигырь укыды, җырлады һәм биеде. Өченче конкурста кызлар сәхнәгә алкышлар астында...

18 сентябрьдә Тәмте мәдәният йортында 10-14 яшьтәге 7 кызлар арасында "Мини-мисс-Тәмте-2014" конкурсы булды.

Конкурста катнашучыларны Людмила Зиновьева, Юлия Богатова, Татьяна Шәрипова, Снежана Богатова составындагы жюри бәяләде. Конкурс визит карточкасыннан башланды. Кызлар үзләре, гаиләләре, мавыгулары турында сөйләде. Иҗат конкурсында кызлар шигырь укыды, җырлады һәм биеде. Өченче конкурста кызлар сәхнәгә алкышлар астында гадәти полиэтилен пакетлардан тегелгән матур күлмәкләрдән чыкты. "Хуҗабикә" конкурсында кулинариядә үзләренең сәләтен күрсәтте. Һәр катнашучының җанатарлары: әти-әниләре, туганнары һәм дуслары чыгышы да кызыклы булды. Ахырдан кызлар сәхнәгә бал күлмәкләреннән чыкты һәм бүләкләү тантанасы башланды. Конкурста төрле номинацияләрдә Ольга Савосина, Вика Балагурова, Вика Зотова, Инзилә Нигъмәтҗанова, Ангелина Хохлова, Мария Шәмсетдинова җиңде. Катнашучыларга чәчәкләр, дипломнар, бүләкләр һәм җиңүче тасмасы бирелде. "Мини-мисс-Тәмте-2014" титулына Анастасия Пьянова лаек булды. Ул диадема, тасма, чәчәк, диплом һәм бүләкне матурлык һәм таланларның 13нче республика конкурсында"Жемчужинка» номинациясендә җиңү яулаган Снежана Богатова кулыннан алды. Тәмте СДК хезмәткәрләре әлеге конкурсны үткәрүдә ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләр Сергей Ивановка, Алиаслан Имамвердыевка һәм Николай Карловка рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев