Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

«Куркынычсыз тәгәрмәч» кабат тәгәрәде

Кама Тамагында «Куркынычсыз тәгәрмәч» яшь велосипедчылар конкурсы булып узды. Бу юлы ул районның барлык мәктәпләреннән ун команданы бергә җыйды.

Катнашучылар конкурсның ике этабын үтте. Беренчесе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү өчен шәхси тестлаштыру узу. Монда барысы да олыларча иде: сорау-вакыт-җавап. Икенчесе - ярышларның авыр, хис-кичерешләргә бай һәм тамашалы этабы. Биредә һәр катнашучы велосипедта каршылыклар полосасын узды. Ул үз эченә берничә элементны алган иде: "улак", "капка", "елан", предметны күчерү. Һәр бала төрле нәтиҗәләр белән башыннан ахырына кадәр полосаны тулысынча узды.

Ярышларның барлык этапларын узганнан соң, конкурска нәтиҗә ясалды. Гомуми зачетта Рудник урта мәктәбе командасы җиңү яулады, икенче урында – Олы Кариле мәктәбе командасы, өченче урында – Кама Тамагы татар мәктәбе. 

Бүләкләү тантанасында балаларны мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Гыйниятова, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллина, ЮХИДИ хезмәткәрләре Николай Иванов һәм Илназ Галимов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгече Кристина Миңнуллина котлады. Алар балаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искә төшерделәр, җәйге каникуллар вакытында аларны истә тоту аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев