Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Куркынычсыз көпчәк

16 майда Олы Салтык мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларыны "Куркынычсыз көпчәк" дип исемләнгән конкурсы булды. Анда раойнның 8 мәктәбе - Кама Тамагы, Иске Казиле, Олы Салтык, Олы Кариле, Затон, Рудник, Кама Тамагы татар һәм Тәмте мәктәпләре катнашты. Конкурс программасы шәхси зачетта 3 станциядән, команда зачетында бер һәм команданың иҗат конкурсынынна...

16 майда Олы Салтык мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларыны "Куркынычсыз көпчәк" дип исемләнгән конкурсы булды.

Анда раойнның 8 мәктәбе - Кама Тамагы, Иске Казиле, Олы Салтык, Олы Кариле, Затон, Рудник, Кама Тамагы татар һәм Тәмте мәктәпләре катнашты. Конкурс программасы шәхси зачетта 3 станциядән, команда зачетында бер һәм команданың иҗат конкурсынынна гыйбарәт булды. Станцияләр практик һәм теоретик биремнән иде. Беренче станция -"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр", икенчесе - "Ярдәм күрсәтү нигезләре белеме", өченчесе -" Велосипедта фигуралы йөрү", дүртенчесе - "Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре" һәм команданың иҗат конкурсы - "Бергәләп - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы яклы". Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Кама Тамагы мәктәбе командасы алды. Бу көннәрдә ул 20-23 майда Яр Чаллыда үткәреләчәк республика конкурсында район данын яклый. Команда составына Тимур Рахманов, Ралинә Мингазиева, Кирилл Кирилов, Виктория Сотникова керде. Икенче урында Кама Тамагы татар мәктәбе, өченче урында - Олы Салтык мәктәбе. Барлык командалар кыйммәтле пизлар белән бүләкләнде



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев