Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Конкурс игълан ителде

"ТАТМЕДИА" ААҖ киләсе елның ярты елына вакытлы басмаларга язылу чорына язылучылар арасында "Ipad подписка яклы!" конкурс игълан итте. Ачык конкурс "ТАТМЕДИа" ААҖ вакытлы басмаларына язылуга физик затларны җәлеп итү кысаларында үткәрелә. Конкурста катнашу шартлары катлаулы түгел: бер кешегә яки бер почта адресына "ТАТМЕДИА" ААҖның кимендә өч басмасына язылып, теләсә нинди...

"ТАТМЕДИА" ААҖ киләсе елның ярты елына вакытлы басмаларга язылу чорына язылучылар арасында "Ipad подписка яклы!" конкурс игълан итте.

Ачык конкурс "ТАТМЕДИа" ААҖ вакытлы басмаларына язылуга физик затларны җәлеп итү кысаларында үткәрелә. Конкурста катнашу шартлары катлаулы түгел: бер кешегә яки бер почта адресына "ТАТМЕДИА" ААҖның кимендә өч басмасына язылып, теләсә нинди кулай юл белән түләргә: почтада акчалата, VISA/MasterCard түләү картасы, QIWI терминалы аша, WedMoney электрон акча, банка аша . Язылу абоненты күчермәсен яки интернет аша язылып түләү факты турында распечатканы түбәндәге адрес буенча җибәререгә кирәк: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2. Конверт тышына "Подписчиклар конкурсы" дип язарга, хатны шулай интернет аша podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына язылу абонентының сканерланган күчермәсен яки интернет аша түләү факты турындагы распечатканы җибәререгә кирәк. Башкалардан алда һәм зуррак суммага язылучы конкурста җиңүче дип табыла. Берничә катнашучының күрсәткечләре тигез булса, бүләк конкурста башка катнашучылардан алдарак язылган кешегә бирелә (подпискага түләү конкурста катнашучыларга транзакция үткәргән көн белән ачыклана). Әгәр катнашучы төрле көннәрдә берничә язылу абоненты рәсмиләштергән булса, подпискага түләү көне беренче абонемент буенча ачыклана. Тагын 50 подписчик компаниядән китаплар һәм канцтоварлар алачак! Конкурска йомгакны "ТАТМЕДИА"ның махсус комиссиясе ясый. Шулай ук "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы - "Идел таңнары" ("Волжские зори») район газетасы редакциясе дә хат ташучылар һәм ПЭБ арасында конкурс игълан итә. Конкурс шартлары берникадәр үзгә. Район конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр баш бүлекчәнең басма СМИсына җибәрелә, анда конкурс комиссиясе җиңүчеләрне республика дәрәҗәсендә ачыклый. Шулай итеп, безнең филиал белән эшләүче хат ташучыларны кызыксындыру мөмкинлеге бар. Җиңүчеләргә саллы гына акчалата премия биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев