Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Кешеләр хезмәте юкка түгел

Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы мәктәп музейлары, гомуми белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортларында, Россия Федерациясендә бөтенроссия ветераннар оешмасы игълан иткән смотр- конкурс кысаларында конкурс комиссиясе Иске Казиле, Олы Кариле, Олы Салтык һәм Затон урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә мәктәп музейларын карады. Смотр- конкурста Бөек Ватан сугышында Совет халкының патриотик...

Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы мәктәп музейлары, гомуми белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортларында, Россия Федерациясендә бөтенроссия ветераннар оешмасы игълан иткән смотр- конкурс кысаларында конкурс комиссиясе Иске Казиле, Олы Кариле, Олы Салтык һәм Затон урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә мәктәп музейларын карады.
Смотр- конкурста Бөек Ватан сугышында Совет халкының патриотик батырлыкларын өйрәнүче тарихи-патриотик музейлар һәм гомуми белем бирү учреждениесе музейлары катнаша. Ул Совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышлана.
Смотр-конкурс өч этапта үткәрелә. Тәкъдим ителгән материалларны Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы республика советы конкурс комиссиясе карый һәм музейларны бүләкләү турында карар чыгара. Моннан тыш, республика этабында җиңүчеләр акчалата бүләк алачак.
Жюри составына район туган якны өйрәнү музее директоры, район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллина, районның хәрби комиссары Дамир Сергеев кергән.
Смотр- конкурсның максатлары һәм бурычлары турында Ирина Кузиева игълан итте, ул шулай ук чараның төп юнәлешен дә билгеләде, ул- үсеп килүче буында патриотик хисләр формалаштыру, ватан язмышы өчен җаваплылык, Россия халыкларының хәрби һәм хезмәт батырлыкларына карата хөрмәт уяту. Шулай ук яшьләрне музейларның эзләнү һәм тикшеренү эшләренә тартырга, укыту процессында музей экспонатларын киңрәк файдаланырга кирәк.
"Патриотик эш системасын камилләштерергә, аның нәтиҗәлелеген арттырырга, аны рухи- әхлакый эчтәлекле итәргә кирәк", - дип билгеләде Ирина Александровна.
Ирания Шиһаповна музейлар эшчәнлеген бәяләүдә исәпкә алыначак очракларны аңлатты, болар - яшьләрнең активлыгы, музейда Россия, Татарстан Дәүләт символларының булуы; музей экспонатларын исәпкә алу һәм аларны саклауны оештыру; "Ватан батырлары", "Алар ватанны яклады" экспозицияләре булдыру, "Сугыш чоры балалары" темасына материаллар бастыру.
Комиссия караган барлык мәктәп музейлары күп еллар дәвамында кешеләр, авыл тормышы турында материалларны тупланган. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган стендлар биредә төп урынны били.
Иҗтимагый башлангычта изге эш белән шөгыльләнүче педагог- оештыручыларның хезмәтен аерым билгеләргә кирәк. Алар районда гына түгел, республикада да горурланырлык кешеләр- авылдашлары турындагы материаллар туплый, шуның белән үсеп килүче буын өчен хатирәләрне сакларга ярдәм итә.
Документаль материаллардан тыш, мәктәп музейларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатирәләре буенча документаль фильмнар да төшергәннәр.
Бу эшне башкаручылар хезмәте юкка түгел, чөнки тарих хатирәләре кешеләр күңелендә озак сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев