Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Кагыйдәләрне балачактан ук бел

Кама Тамагында тәрбиячеләр арасында «Яшел ут» район конкурсы узды. Чарада 4 педагог катнашты, аларның һәрберсе өлкән төркем балалары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык дәрес үткәрде.

Кама Тамагындагы «Салават күпере» балалар бакчасы педагогы Рәшидә Шиһабиева беренче урынны яулады. Үз дәресендә ул балалар белән юл билгеләрен кабатлады. Аеруча Мирослав Беломестнов актив катнашты, ул Рәшидә Каюмовна төзегән дәфтәр буенча әтисе белән әлеге теманы инде өйрәнгән булган.

Икенче урында Куйбышев Затонының «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Софьина. Ул дәресне бик иҗади оештырды, аждаһа костюмы киеп, алдан әзерләнгән сәхнә күренешен күрсәтте. 

Өченче урынны Резидә Гыйниятуллина (Олы Кариленең «Кыңгырау» балалар бакчасы) һәм Нурия Йосыпова (Олы Салтыкның «Шатлык» балалар бакчасы) бүлештеләр. Ике педагог та дәресләрне татар телендә үткәрде. Резидә Галләм кызы балалар белән транспорт төрләрен һәм светофор сигналларын кабатлады, музыкаль озата бару өчен уен оештырды. Ә Нурия Гыйльмулла кызы, Кызыл Калфак булып киенеп, балалар белән бергә өйдән Дәү әни йортына кадәр сәяхәт итте, юлда алар җәяүлеләр өчен юл хәрәкәтенең төрле кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Җиңүчеләргә һәм призерларга «Югары Ослан» полиция бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге идарәсеннән Мактау грамоталары һәм бүләкләр бирелде. Аларны ДБУ белгече Кристина Миңнуллина тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев