Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

IT-чемпион

Халыкка электрон төрдә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, укучыларның ата-аналарына электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән куллануны активлаштыруга ярдәм итү, укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү максатларында Татарстан мәгариф учреждениеләре укучылары арасында IT-чемпион республика конкурсы үткәрелде. 2013 елда "Иң актив укучы" номинациясендә безнең районнан Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 сыйныф...

Халыкка электрон төрдә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, укучыларның ата-аналарына электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән куллануны активлаштыруга ярдәм итү, укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү максатларында Татарстан мәгариф учреждениеләре укучылары арасында IT-чемпион республика конкурсы үткәрелде.

2013 елда "Иң актив укучы" номинациясендә безнең районнан Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Адель Хәйруллин, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Илзирә Вәлиева, шул мәктәпнең 1 сыйныф Нияз Галиханов, Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Азат Гомәров, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Булат Айсин, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данияр Әскәров җиңеп, iPad белән бүләкләнделәр. IT-чемпион республика конкурсы агымдагы елның 15 мартыннан 10 декабрьгә кадәр үткәрелә. Бүген 20104 елның беренче этабына йомгак ясалып, җиңүчеләргә ноутбуклар тапшырылды. Әлеге призга түбәндәгеләр лаек булды: Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Азат Гомәров, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Булат Айсин, Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данияр Әскәров. Әлеге конкурсны Татарстан Респубҗликасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТатарстанРеспубликасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков ярәдмендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев