Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Intertat.ru “Җиңү ядкәре” бәйгесен игълан итә

Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп узмагандыр, мөгаен. Җиңү көне исә илкүләм гомуми бәйрәм хәзер. Кадерле укучылар! Intertat.ru чираттагы бәйге игълан итә. Һәр гаиләдә диярлек сугыш, Җиңү көненә бәйле хатирәләр, истәлекле әйберләр, буыннан-буынга тапшырылып килә торган ядкәрләр бар. Кемнәрдер очпочмаклы конверттагы фронттан килгән хатны, икенчеләр сугышта булучының герман җиреннән алып...

Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп узмагандыр, мөгаен. Җиңү көне исә илкүләм гомуми бәйрәм хәзер.

Кадерле укучылар! Intertat.ru чираттагы бәйге игълан итә. Һәр гаиләдә диярлек сугыш, Җиңү көненә бәйле хатирәләр, истәлекле әйберләр, буыннан-буынга тапшырылып килә торган ядкәрләр бар. Кемнәрдер очпочмаклы конверттагы фронттан килгән хатны, икенчеләр сугышта булучының герман җиреннән алып кайткан кадерле әйберен я батырлык өчен тапшырылган орден-медальләрне саклый.

"Җиңү ядкәре" бәйгесе 3 марттан 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен сезгә истәлекле ядкәрегезне фотога төшереп, аның турында мәгълүмат язып, үзегезнең исем-фамилия һәм адресыгызны күрсәтеп intertatbaige@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. 30 апрельгә кадәр редакциягә килгән эшләрне Милли музей вәкилләре, "Безнең мирас" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә төзелгән комиссия тикшерәчәк. Җиңүчеләр берничә номинациядә ачыкланачак, эшләр шәхси затлар һәм коллективлар тарафыннан да җибәрелергә мөмкин. Бүләкләү тантанасы май аенда планлаштырыла.

килгән эшләр Intertat.ru сайтында урын алачак. Һәр катнашучыны - диплом, ә җиңүчеләрне исә истәлекле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев