Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Ике көпчәкле дуслар белән

Кама Тамагы мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы Яр Чаллыда 20-23 майда "Куркынычсыз көчәк" дип исемләнгән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика этабында район данын яклады. Конкурс программасына шәхси һәм команда зачеты, иҗат конкурсы кергән иде. Биремнәр практик һәм теоретик булды. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белүдә, велосипедны...

Кама Тамагы мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы Яр Чаллыда 20-23 майда "Куркынычсыз көчәк" дип исемләнгән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика этабында район данын яклады.

Конкурс программасына шәхси һәм команда зачеты, иҗат конкурсы кергән иде. Биремнәр практик һәм теоретик булды. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белүдә, велосипедны фигуралы йөртүдә көч сынашты. Алар тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре күнекмәләрен, иҗат конкурсында сәләтләрен күрсәтте. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 58 команда катнашты. Конкурс йомгаклары буенча Кирилл Кирилов Татарстан Республикасында ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов тарафыннан "Автошәһәрчек" станциясендә шәхси беренчелектә диплом белән бүләкләнде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев