Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Игътибар, конкурс!

"Алтын каләм" талантлы балаларны көтә 26 майда "Идел таңнары" газетасы редакциясендә "Алтын каләм" - "Золотое перо" балалар, яшьләр ХХ республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелә. Конкурста катнашу өчен теләгән һәркем үз эшен volzhskie-zori@yandex.ru электрон почтасына җибәрә ала. Эшләр 27 майга кадәр кабул ителә. Фестиваль темалары: "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы"...

"Алтын каләм" талантлы балаларны көтә 26 майда "Идел таңнары" газетасы редакциясендә "Алтын каләм" - "Золотое перо" балалар, яшьләр ХХ республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелә. Конкурста катнашу өчен теләгән һәркем үз эшен volzhskie-zori@yandex.ru электрон почтасына җибәрә ала. Эшләр 27 майга кадәр кабул ителә.

Фестиваль темалары:

"Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" - Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее турында журналист эшләре карала;

"ТАССР оешуның 95 еллыгы һәм Татарстанныҗ яңа дәүләтчелегенә 25 ел" - Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы турында журналист эшләре карала;

"Россия Федерациясендә әдәбият елы"- Россия Федерациясендә әдәбият елы темасы буенча журналист эшләре карала;

"Яшьләр һәм дәүләт" - яшьләрнең социаль халәте, дәүләт яшьләр сәясәте өстенлекләре, иҗтимагый яшьләр оешмалары, ирекле һәм волонтерлар хәрәкәте роле турында, патриотик һәм гражданлык системасын үстерү, талантлы һәм сәләтле яшьләрне яклау һәм гомумән Татарстан Республикасын инновацион үстерүдә яшьләрнең роле турында иң яхшы журналист эшләре;

"Яшьләр толерантлык өчен һәм экстремизмга каршы" - толерентлык, милләтара һәм конфессияара килешү формалаштыруда, шулай ук террорлык һәм экстремистик идеология күренешләренә каршылык атмосферасы булдыруда яшьләр роле турында иң яхшы журналист эшләре;

"Волонтер -үз тирәсендәге дөньяны яхшы якка үзгәтүче кеше..." - җәмгыятьнең заманча тормышында волонтерлык институты роле турында иң яхшы журналист эшләре;

"Яшьләр Интернетта" яшьләр тормышында Интернетның роле турында иң яхшы журналист эшләре;

"Алтын каләм" - "Золотое перо"фестивале": узганы, бүгенгесе һәм киләчәге" - "Алтын каләм" - "Золотое перо"фестивале турында журналист эшләре карала.

Фестивальдә 10 яшьтән 17 яшькә кадәр гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм чыгарылышлар, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнаша. Составына яшьләр эше буенча бүлек, мәгриф идарәсе, "Идел таңнары" газетасы редакциясе белгечләре кергән фестиваль жюрие конкурс темасы буенча эшләрне 27-28 майда тикшерәчәк. Аннан соң иң яхшы эшләр 1 июньгә кадәр заявка тутырып читтән торып үткәрү турына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X