Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Иң яхшы вожатый

27 февральдә балалар музыка мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән 9 отряд вожатые катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар балалар коллективы белән идарә итүләрен күрсәтте, түбән сыйныф укучылары гына түгел, аларның укытучылары да һәм вәкаләтле жюри да алар белән...

27 февральдә балалар музыка мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Анда районның төрле мәктәпләреннән 9 отряд вожатые катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар балалар коллективы белән идарә итүләрен күрсәтте, түбән сыйныф укучылары гына түгел, аларның укытучылары да һәм вәкаләтле жюри да алар белән бергә уйнады. Рудник мәктәбеннән Снежана Князева җиңүче булды, икенче урында - Сөйки мәктәбеннән Диана Маслова, өченче урында - Иске Казиле мәктәбеннән Камилә Ганибаева.

Номинацияләр буенча түбәндәгеләр билгеләп үтелде: "Иң укымышлы отряд вожатые» - Наилә Хананова (Кама Тамагы мәктәбе), "Иң иҗатлы..." - Олы Салтыктан Алинә Гомәрова, "Иң ачык..." Олы Кариледән Алмаз Гәрәев, "Иң җитез..." - Тәмте мәктәбеннән Галина Ибраһимова, "Иң игелекле һәм аралашучан..." - Кирельск мәктәбеннән Дарья Шаповал, «Иң тапкыр һәм күп белүче..." - Кама Тамагы татар мәктәбеннән Алинә Нәҗмиева

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев