Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Фемида иҗади дуслыкта

Агымдагы елда Татарстанда беренче тапкыр "Фемида иҗади дуслыкта" дип исемләнгән сәнгать иҗаты Республика конкурсы оештырылды. ТР судьялар Советы, ТР Югары Суды, ТРда суд департаменты идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Арбитраж суды белән берлектә чараны оештыручылар булып тора. Анда судьялар, суд аппараты хезмәткәрләре катнашты. Конкурс агымдагы елның 19 сентябрендә Түбән Кама...

Агымдагы елда Татарстанда беренче тапкыр "Фемида иҗади дуслыкта" дип исемләнгән сәнгать иҗаты Республика конкурсы оештырылды.

ТР судьялар Советы, ТР Югары Суды, ТРда суд департаменты идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Арбитраж суды белән берлектә чараны оештыручылар булып тора. Анда судьялар, суд аппараты хезмәткәрләре катнашты. Конкурс агымдагы елның 19 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә ачылды. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Татарстан Республикасында суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Россия Федерациясе судьялар советы әгъзасы Константин Галишников, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашты. Жюри составына Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре керде. Сайлап алу этабы җиңүчеләрен дүрт номинациядә билгеләделәр: "Вокал-соло", "Вокал ансамбльләр", "Бию", "Оригинал жанр". 17 октябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә "Фемида иҗади дуслыкта" дип исемләнгән сәнгать иҗаты конкурсының бишенче зона этабы үткәрелде. Эш киемнәрен ачык сәхнә костюмнарына алыштырып, анда республиканың сигез муниципаль районы закон сагында торучылар катнашты, алар арасында безнең район командасы да бар иде. Бу чарада катнашу өчен Кама Тамагы районы суд хезмәткәрләре мировой судьялар аппараты хезмәткәрләре белән бергә әзерләнде. Командабызның ачык чыгышлары безнең шушы конкурс өчен лаеклы номерлар әзерли алуыбызны күрсәтте, тамашачыларга судларда иҗади, һәр яктан мавыгучан, сәнгать белән кызыксынучан кешеләр эшләвен расладык. Зинаида Васильевна Шулаевага рәхмәтебез зур. Аның ярдәмендә барлыкка килгән матур чыгышыбыз нәтиҗәсендә "Вокаль ансамбль" номинациясендә өченче урынга чыктык. Кама Тамагы районы буенча 1 нче суд участогы өлкән белгече Любовь Хисаметдинова тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына "Шәрыкъ әкияте" бүләк итте һәм "Бию" номинациясендә беренче урынны яулады. Катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде, һәм алар безгә озак вакыт шушы күңелле чара турында искәртеп торыр. Бу конкурс суд хезмәткәрләре тормышында матур традиция булыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев