Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

«Ел укытучысы» яңа талантларны ачарга булыша

Рудник урта мәктәбе ике көн дәвамында Идел аръягы зонасының биш районыннан хезмәттәшләрен кабул итте.

Биредә «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия бәйгесенең һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» республика бәйгесенең зона этаплары узды. 

Һава шартлары бик үк уңайлы булмаса да, Тенеш бистәсенә муниципаль этапларда җиңүчеләрнең барысы да килде, анда аларны укытучылар һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре җылы каршы алды. 

Фойеда кунаклар өчен мәктәпнең казанышларыннан күргәзмә, фотозона оештырылган иде. Актлар залында бәйгенең тантаналы ачылышы булды. Рудник урта мәктәбе укучылары һәм балалар музыка мәктәбенең яшь талантлары кунаклар алдында чыгыш ясадылар һәм аларга кечкенә сувенирлар әзерләгәннәр иде. Алып баручылар бәйгенең беренче көнендә катнашучыларның һәм жюри әгъзаларының исемнәрен атады. 

19 февральдә бәйгенең татар теле укытучылары арасындагы катнашучылары – Тәтеш, Буа һәм Кама Тамагы районнарыннан кайбер укытучылар ачык дәресләр күрсәтте. 20 февральдә аларга Апас һәм Кайбыч районнарыннан килгән хезмәттәшләре дә кушылды.

Бәйге ярышлары алдыннан педагогларны МР башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева, жюри рәисләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм аттестация бүлеге җитәкчесе Лилия Сәүбәнова һәм бүлек белгече Гөлия Мисалова сәламләделәр.

Ә алып баручылар конкурста катнашучыларны – Буадан Елена Волкова, Надежда Мурзыкина, Әдел Халиковны, Тәтештән Алла Самойлова, Исхак Фәйзуллин, Татьяна Карабаеваны сәхнәгә чакырды, алар безнең район педагоглары Вера Гурьянова, Марина Потоцкая, Екатерина Маямсинага көндәш булды.

Аннары сәхнәгә «Иң яхшы татар теле укытучысы» төбәк конкурсында катнашучылар – Миләүшә Әхмәтҗанова (Апас), Мәсхүдә Юнысова (Буа), Зөлфия Сафиуллина (Кайбыч), Рузилә Хәмидуллина (Тәтеш), Зөбәрҗәт Әхмәдуллова (Чүпрәле) һәм Сания Закирова (Кама Тамагы) күтәрелде.

Жюри составына Казан, Яшел Үзән һәм Иннополисның әйдәп баручы педагоглары, югары уку йортлары укытучылары керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев