Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

“Безнең ишегалдында” бәйгесендә катнашырга өлгер

«ТАТМЕДИА»АҖ республикада яшәүчеләр арасында Яңа ел тематикасына ишегалларын бизәүгә бәйге игълан итте.

Яңа елга әзерлек тулы көченә бара. Мәйданнар, урамнар, оешма һәм учреждениеләр биналары бәйрәмчә бизәлгән.

“Татмедиа” “Безнең ишегалдында” йорт яны территориясен Яңа ел темасына бизәү буенча конкурсны башлый. Катнашучылар үз ишегалларын кардан әвәләнгән сыннар, иллюминацияләр, гирляндалар, декоратив фигуралар һәм барлык кул астындагы материаллар белән бизәргә тиеш.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә: «Иң матур шәһәр ишегалды»; «Район үзәгендәге иң матур ишегалды»;  «Авылдагы иң матур ишегалды».

Җиңүчеләр сайтларда һәм социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән район һәм республика буенча ике этапта сайлап алына.

Республика этабында җиңүчеләр «ТАТМЕДИА» АҖ дипломнары һәм сувенирлары белән бүләкләнәчәк.

Конкурс 2022 елның 23 декабреннән 13 гыйнварына кадәр үткәрелә.

Катнашучылар 23 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр үз ишегалларын бизиләр, “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтларына #аунасводворе #татмедиа15 хэштеглары белән фотолар һәм видеолар урнаштыралар һәм фотоларны редакциянең электрон почтасына volzhskie-zori@yandex.ru җибәрәләр.

5 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр редакция үзенең “ВКонтакте” челтәрендәге аккаунтында иң матур Яңа ел ишегалдына яки йорт яны территориясенә тавыш бирүне оештыра.

9 гыйнварда район этабы җиңүчеләре билгеле булачак.

10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтында республика тавыш бирү этабы башлана.

14 гыйнварда тавышларның гомуми санын исәпләп конкурсның җиңүчеләре билгеләнә.

Җиңүчеләр 14 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖ рәсми сайтында һәм ТАТМЕДИА АҖ массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев