Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Балалар күзлегеннән

    6-19 майда ЦВРда "Юл хәрәкәте кагыйдәләре - балалар күзлегеннән" дип исемләнгән район конкурсы үткәрелде. Район конкурсына Сөйки, Тәмте һәм Келәнче мәктәпләре укучыларының 8 рәсеме тәкъдим ителгән иде. Рәсемнәргә бәя биреп, жюри урыннарны түбәндәгечә бүлде: беренче урынны Тәмте мәктәбе укучысы Арина Кончиц һәм Келәнче мәктәбеннән Айзирә Нигъмәтуллина уртаклашты, икенче урында -...

    6-19 майда ЦВРда "Юл хәрәкәте кагыйдәләре - балалар күзлегеннән" дип исемләнгән район конкурсы үткәрелде.

    Район конкурсына Сөйки, Тәмте һәм Келәнче мәктәпләре укучыларының 8 рәсеме тәкъдим ителгән иде. Рәсемнәргә бәя биреп, жюри урыннарны түбәндәгечә бүлде: беренче урынны Тәмте мәктәбе укучысы Арина Кончиц һәм Келәнче мәктәбеннән Айзирә Нигъмәтуллина уртаклашты, икенче урында - Тәмте мәктәбеннән Анастасия Хохлова һәм Иван Алексеев, өченче урында - Келәнче мәктәбеннән Айгизә Вафина, Сөйки мәктәбеннән Анастасия Кузнецова һәм Екатерина Григорьева, Тәмте мәктәбеннән Николай Чурбанов. Район конкурсында җиңүчеләр мәктәптән тыш эшләр үзәге грамоталары белән бүләкләнде.



    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: