Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзсалымчылар өчен финанс ярдәм

Узган елда Татарстан хөкүмәте авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзсалым буенча җыелган һәр сумга дүрт сум өстәде. Шуны әйтергә кирәк, республиканың барлык районнары да әлеге акциядә актив катнашмады. Кайдадыр референдум бөтенләй булмаган, кайбер җирләрдә халык сайлау участокларына килмәгән һәм тавыш бирү кирәкле 50 процентны җыя алмаган. Безнең районда үзсалым референдумы барлык...

Узган елда Татарстан хөкүмәте авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзсалым буенча җыелган һәр сумга дүрт сум өстәде.

Шуны әйтергә кирәк, республиканың барлык районнары да әлеге акциядә актив катнашмады. Кайдадыр референдум бөтенләй булмаган, кайбер җирләрдә халык сайлау участокларына килмәгән һәм тавыш бирү кирәкле 50 процентны җыя алмаган. Безнең районда үзсалым референдумы барлык җирлекләрдә 15 июньдә булды һәм "Үзсалым кертүгә сез ризамы?" дигән сорауга 80,59% уңай җавап алынган. Районда җыелган үзсалым акчасы юллар, урамнар, зиратлар, чишмәләрне төзекләндерүгә һәм башка максатларга тотылган. -Тулаем район буенча 3 млн.562 мең сум акча җыелды. Әлеге суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылып өстәмә акча керде, ул һәр җирлектә гомуми җыелыш карары нигезендә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды,-ди МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов. ТР Дәүләт Советы депутатлары быел да үзсалым буенча референдум үткәрергә дигән карар чыгарды. Район гражданнары алар җирлеге өчен кирәк булган эшләрне башкаруга үз акчаларын бирергә риза булу- булмауны 22 мартта хәл итәчәк. 50 проценттан артык тавыш җыелса, референдум үткәрелгән дип санала. - Җыелган барлык акча җирлекнең махсус счетына тупланачак. Ике тапкыр ике кварталга республика бюджетыннан өстәмә акча кереме көтелә,- ди МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков. Узган елда үзсалым акчасы нигездә юлларны төзекләндерүгә тотылды. Тәмтедә һәм Сөйкидә юлларга таш җәюдә зур эш башкарылды. Кирельскийда күп кенә башка авыллардагы кебек, вак таш кайтартылган, әмма әлегә юлларга салынмаган, Куйбышев Затонда тротуар салу өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынган. Айрат Ринат улы референдум датасын атап, июнь уртасында үткәрелгән алдагы референдумны искә алып, кергән акчаның соңга калуы нәтиҗәсендә эшләр сезонлы булганга күп кенә җирлекләрдә аларны ахырынача үтәргә өлгермәүләре турында әйтте. Быелгы референдумда уңай нәтиҗә алынса, бюджеттан акча сезон кызган вакытта керергә тиеш һәм торак пунктларны төзекләндерү эшләре вакытында башкарылыр дип көтелә. Халыкка чираттагы тапкыр төзекләндерүгә акча җыюга һәм 1:4 республика ярдәме формуласыннан кулланырга өндәү - безгә- халыкка гомуми көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек ул. Беренче референдум нәтиҗәләре гражданнарыбызның үз аңы үсүен күрсәтте. Халык: "Яхшы һәм матур яшәү өчен хөкүмәттән генә нәрсәдер көтәргә кирәк түгел, ул барысын да булдыра алмый. Үзебез дә нәрсәдер эшләргә тиеш", - дигән нәтиҗәгә килә. Халыкның үзсалымда катнашуы нинди мохиттә яшәүләренә, тирә- якта ниләр булганлыгына ваемсыз булмавы турында сөйли. Ә бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев