Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз торагың – дәүләт ярдәмендә

Бүгенге көндә республика территориясендә өч дистәгә якын озак сроклы программалар тормышка ашырыла һәм шуларның күбесе социаль юнәлештә. Татарстанда "Со-циаль ипотека" программасы актив тормышка ашырылучы программаларның берсе. Әлеге программа 10 ел эчендә күп кенә гаиләләргә ташламалы шартларда үз торакларын алырга ярдәм итте. Республикада 2006 елдан тагын бер программа - "авылда яшәүче...

Бүгенге көндә республика территориясендә өч дистәгә якын озак сроклы программалар тормышка ашырыла һәм шуларның күбесе социаль юнәлештә.

Татарстанда "Со-циаль ипотека" программасы актив тормышка ашырылучы программаларның берсе. Әлеге программа 10 ел эчендә күп кенә гаиләләргә ташламалы шартларда үз торакларын алырга ярдәм итте. Республикада 2006 елдан тагын бер программа - "авылда яшәүче яшь белгечләргә торак" социаль юнәлештә генә түгел, кадрларны авылга тартуны һәм кешеләрнең шунда төпләнеп калуын да күздә тота. Күптән түгел генә гамәлгә кергән "ТРда яшь гаиләләләрне торак белән тәэмин итү» һәм «Аренда торагы базарын үстерү" озак вакытка исәпләнгән максатлы программалар шулай ук тормышка ашырыла һәм кадрлар, социаль характердагы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.

"Район тер-риториясендә яшь гаиләләр һәм авылда яшәүче белгечләр өчен социаль ипотека буенча торак төзелеше программасы гамәлгә куела. Агымдагы елда без аренда торагы төзелеше программасына кушылдык. Аның максаты - районга яшь белгечләр тарту, - ди МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков. -Бүгенге көндә райондагы 8 гаилә социаль ипотека буенча торак алып, аңа түләп тора. Әлеге программадан бездә баш тартучылар юк".

"2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" агросәнәгать комплексы Федераль максатлы программасы буенча районда яшәүче 48 яшь гаилә һәм АПК тармагында эшләүче 52 белгеч гаиләсе шәхси торак төзелешенә субсидия алды", - ди МР башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Фәния Мөхәммәдуллина. 2011 елдан районда ел саен 9 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырыла (2011 елда - 9154 кв.м, шул исәптән 2859 кв. метр шәхси торак; 2012 елда - 9786 кв.м - болар 77 шәхси йорт; 2013 елда - 9318 кв.м - 80 шәхси йорт; 2014 елда - 10 мең кв.м торак).

Куйбышев Затонда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча торак йорт төзелешен "Стройарсенал" ООО фирмасы алып бара. - Бүгенге көнгә фундаменты салынды, цоколь чыгарылды, төзелеш эшләре өчен су үткәрелде, мәйдан койма белән әйләндереп алынды,- ди төзелеш участогы җитәкчесе Әнәс Шиһапов. - Хәзер эшчеләр фундаментка гидроизоляция эшен башкара һәм төзелеш чүп-чары җыештырыла. Әлегә төп эш туктатылды, чөнки төзелеш мәйданчыгында газчылар җир асты газүткәргече өчен траншея казый. Алар эшне тәмамлау белән, безнең бригада эшкә керешәчәк.

Кама Тамагында 27 фатирлы аренда торагы төзелә башлады. Шәхси торак төзелеше күләме дә элекке дәрәҗәдә кала, шул исәптән республика социаль юнәлештәге программалары буенча да. Ел саен сафка бастырылган торак кв.метрлары саны теге яки бу төбәкнең тотрыклы үсеш күрсәткечләренең берсе. Республика, һәм, гомумән, безнең район күләмендә бу күрсәткеч шатланырлык һәм үз торагын төзегән кешеләрдә бүгенге көнгә ышаныч, киләчәккә өмет тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X