Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Яшел урак”

Соңгы айның коры килүенә карамастан, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чәчелгән азык культураларында үлән мондый һава шартлары өчен чагыштырмача яхшы һәм аларны ашыгыч арада печән яки сенажга җыеп алырга кирәк. "Кама Тамагы" АХПсының Олы Бортас бүлекчәсендә азык әзерләү звеносы яхшы эшли. Берничә көн эчендә алар берьеллык буларак көзге арыш һәм люцернаны...

Соңгы айның коры килүенә карамастан, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чәчелгән азык культураларында үлән мондый һава шартлары өчен чагыштырмача яхшы һәм аларны ашыгыч арада печән яки сенажга җыеп алырга кирәк.

"Кама Тамагы" АХПсының Олы Бортас бүлекчәсендә азык әзерләү звеносы яхшы эшли. Берничә көн эчендә алар берьеллык буларак көзге арыш һәм люцернаны (66 һәм 114 гектар) чаптырып, сенаж базларына сала алганнар. Хәзер 82 гектар мәйданлы кырда эшлибез, бер мең тоннадан артык масса булдырылды. Люцерна чәчәккә бөреләнү фазасын узган инде, шуңа күрә аны ашыгыч арада җыеп алырга кирәк. Биредә "Ягуар"да Рәмис Фәйзуллин эшли, "яшел" азыкны базга алты КамАЗ ташып тора, аларның берсен Келәнчедән Фәнис Хәсәнов (рәсемдә) йөртә. Ул автотранспортта 38 ел эшли инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев