Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен

Сыерлы кеше- сыйлы кеше, ди халык мәкале. Моның аша электән үк терлек тоткан кешенең ач калмавына ишарә ясаганнар. Бу мәкаль бүген дә үзенең яңгырашын югалтмаган. Районыбызда шәхси хуҗалыкларда дүрт, биш, алты һәм аннан да күбрәк сыер асраган гаиләләр шактый. Һәм, әлбәттә, аларга ярдәм итү максатыннан төрле республика социаль программалары эшли,...

Сыерлы кеше- сыйлы кеше, ди халык мәкале. Моның аша электән үк терлек тоткан кешенең ач калмавына ишарә ясаганнар. Бу мәкаль бүген дә үзенең яңгырашын югалтмаган.

Районыбызда шәхси хуҗалыкларда дүрт, биш, алты һәм аннан да күбрәк сыер асраган гаиләләр шактый. Һәм, әлбәттә, аларга ярдәм итү максатыннан төрле республика социаль программалары эшли, бу эшне һәрвакыт күз уңында тотучы район хакимияте ярдәмен алалар. Агымдагы ел башында район торак пунктларында үткәрелгән җыелышларда МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев дүрттән артык сыер асраган гаиләләрне саву аппаратлары белән тәэмин итүне вәгъдә иткән иде. Әйтелгән- үтәлгән дигәндәй, июнь башында 4 һәм күбрәк сыер асраган 21 гаиләгә аппаратларның беренче партиясе тапшырылган иде. Сишәмбе, 5 август көне, МР Советы утырышлар залында дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраган 50 гаиләгә аппаратларның икенче партиясе тапшырылды. "Районыбызда күп сыер тотучылар саны арта баруы куанычлы хәл,-диде район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиев үз чыгышында. - Бу эшнең мәшәкать, авырлыгын үзе терлек асрамаган кеше генә белми. Бер яктан үзеңне файдалы натураль продуктлар белән тәэмин итсәң, икенчедән, артыгын дәүләткә тапшырып, гаилә бюджетын да тулыландырырга мөмкинлек бар. Вакытында хезмәт хакы ала алмаганда бигрәк тә, ул төп акча кереме булып тора. Зөфәр Галимулла улы билгеләп үткәнчә, республикадагы кебек үк, Россиядә дә бердәм сатып алу бәяләре билгеләнәчәк. Алга таба авыр хезмәтләренә рәхмәт әйтеп, телекләр баш санын киметмәскә чакырды. Шулай ук залдан бирелгән сорауларга җаваплар бирде. Аннан сертификат белән бергә саву аппаратларын тапшырды. Кече Салтык авылыннан килгән Наҗия Мәннапова газета хәбәрчесе белән үз фикерләре белән уртаклашты. "Авылда яшәп тә, терлек асрамаган кешеләрне аңламыйм мин. Үзебез баш санын арттыра барабыз. Печәнен, саламын, ашлыгын хезмәт хакына, җир паена да бирәләр, чалгы тотып иртә таңда үзебез дә кырга чыгып чабабыз. Район хакимиятенең дә әнә шулай кайгыртуын, булышлыгын тоеп яшибез. Аннан үзең җитештергән натураль продуктлар белән туклануга ни җитә?!" Әнә шундый уңган, максатчан кешеләр районыбызның горурлыгы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев