Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташ юбилярлар - танылган шәхесләр

Кама Тамагы районы элек-электән искиткеч матур табигате белән дан тоткан, Идел белән Кама елгалары кушылган матур урында урнашкан туган ягыбыз. Чиксез су киңлекләре, Лобач тавының текә-матурлыгы, яшеллекнең хуш исләре, урманнары, җиләкле, чәчәкле аланнары, тыныч күлләре, тырыш, уңган кешеләре белән бай һәм гүзәл. Каматамагылылар үзләренең талантлы якташлары белән горурлана. Туган ягыбыз...

Кама Тамагы районы элек-электән искиткеч матур табигате белән дан тоткан, Идел белән Кама елгалары кушылган матур урында урнашкан туган ягыбыз. Чиксез су киңлекләре, Лобач тавының текә-матурлыгы, яшеллекнең хуш исләре, урманнары, җиләкле, чәчәкле аланнары, тыныч күлләре, тырыш, уңган кешеләре белән бай һәм гүзәл. Каматамагылылар үзләренең талантлы якташлары белән горурлана. Туган ягыбыз тарихы язучылар, артистлар, фән эшлеклеләре белән танылган. Март аенда без берничә атаклы шәхесләребезнең юбилеен билгеләп үттек: шагыйрь Габдрахман Сөнгати, шагыйрь-прозаик Зиннәт Вәли, җырчы Флера Сөләйманова. Бу максаттан, 1 апрель көнне авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре инвалидлар оешмасын юбиляр якташларыбыз белән таныштырды. Кунакларга "Ә сез беләсезме?" исемле рубрика тәкъдим ителде. Анда галимнәр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре хакында сөйләнде. Шулай ук танылган якташларыбыз папкасын да карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев