Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Турыдан-туры түләүләр

Узган җәйдә Татарстанда РФ социаль иминләү фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты тормышка ашырыла башлады. Бу очракта эш бирүче түгел, социаль иминләү фонды филиаллары хезмәткәрләргә турыдан-туры пособиеләр исәпли һәм аларны шәхси счетка күчерә яисә почта аша җибәрә. Безнең районда бу пилот проектының ничек тормышка ашырылуы турында белү өчен газетабыз хәбәрчесе ТР...

Узган җәйдә Татарстанда РФ социаль иминләү фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты тормышка ашырыла башлады. Бу очракта эш бирүче түгел, социаль иминләү фонды филиаллары хезмәткәрләргә турыдан-туры пособиеләр исәпли һәм аларны шәхси счетка күчерә яисә почта аша җибәрә.

Безнең районда бу пилот проектының ничек тормышка ашырылуы турында белү өчен газетабыз хәбәрчесе ТР буенча РФ социаль иминләү фондының 8 нче филиалы директоры Әлфия Җиһаншинага мөрәҗәгать итте.

- Чынлап та, 2015 елның 1 июленнән вакытлыча эшкә сәләтне югалту һәм йөклелек буенча пособиеләр түләү тәртибе үзгәрде. Чынлыкта, әгәр предприятиедә грамоталы хисапчы эшли икән һәм финанс дисциплинасы тиешле дәрәҗәдә булса, хезмәткәрләр бу үзгәрешне сизмәячәк тә. Алар эш бирүченең финанс хәленә бәйсез рәвештә пособиене дәүләттән вакытында ала. Әгәр элек финанс кыенлыклары кичергән эш бирүче больничный һәм декрет акчаларын вакытында түли алмаса, хәзер алар бу хакта уйламый да. Социаль иминләү фондына тиешле мәгълүматларны җибәрү дә җитә, ә фонд үзе исәпли һәм акчаны хезмәткәргә турыдан-туры күчерә.

- Хисапчыларга яңа проект кертелгәннән соң эш арттымы?

- Хисапчыларның яңа бурычы барлыкка килде, аларга акча күчерү өчен гариза тутырырга һәм больничный кәгазен безгә тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта хәзер алар акча исәпләми. Больничный кәгазенә акчаны безнең хезмәткәрләр исәпли.

- Хәзер пособиеләр нинди схема буенча түләнә?

- Иминләү очрагы килеп чыкканда хезмәткәр больничный кәгазен эш бирүчегә китерә һәм акча күчерү өчен реквизитлар күрсәтеп билгеләнгән үрнәккә пособие түләү өчен гариза яза. Эш бирүче гаризаны алганнан соң 5 календарь көн дәвамында документларны социаль иминләү фондына тапшырырга тиеш. Эш бирүче мәгълүматларның дөреслеге һәм аны тапшыру вакыты өчен җаваплы. Социаль иминләү фонды ун календарь көн дәвамында пособиене исәпләп, аны хезмәткәргә күчерергә тиеш. Шул ук вакытта, әгәр эш бирүче китергән мәгълүматлар дөрес булмаса, социаль иминләү фонды өстәмә документлар соратырга хокуклы.

- Шулай да хезмәткәргә пособие түләү тоткарлану белән сораулар булганда нишләргә?

- Әгәр хезмәткәрнең сораулары булса, пособие тоткарлау сәбәпләре турында хисапчыдан белешергә мөмкин. Яки филиалның "Кайнар линия" телефонына шалтыратырга була: 88432938219. Үзегез эшләгән оешманың тулы исемен һәм мәгълүматларын күрсәтеп, филиалның электрон адресына хәбәр җибәрергә дә мөмкин: f8@ro16.fss.ru. Кама Тамагы районы буенча пилот проектын тормышка ашыра башлаган көннән башлап 3183199,86 сумлык 314 пособие түләнгән.

- Халык өчен кирәкле мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев