Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техниканы язга әзерлибез

Март аеның һава шартларына карасаң, язгы кыр эшләренә санаулы көннәр генә калуына ышанып та булмый. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле маркадагы 198 трактор...

Март аеның һава шартларына карасаң, язгы кыр эшләренә санаулы көннәр генә калуына ышанып та булмый. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле маркадагы 198 трактор исәпләнә. Бу техника язгы чәчүдә максималь кыска срокларда һәм яхшы сыйфат белән ремонтласаң, барлык агротехник һәм технологик чараларны яхшы сыйфат белән башкарырга тиеш. Моның өчен тарту көчен әзерлек сызыгына куярга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичәге көнгә алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда 128 трактор төзек, бу 64% тәшкил итә. "Кама Тамагы" АХП һәм ленин исемендәге хуҗалыкта әзерлек-60%, "Олы Кариле" ААҖда-70%.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре барлык бүлекчәләрдә дә булып, хуҗалыклар арасында техниканы әзерлек сызыгына кую буенча алдан үзара тикшерү дә үткәрде. Алар Сөйки, Иске Барыш, Кече һәм Олы Салтык, Осинники, Олы Карамал һәм кайбер башка бүлекчәләрдә ремонт звеноларының яхшы эшен билгеләде, шулай да Ленин исемендәге хуҗалык һәм Олы Кариледә эшләрне тизләтергә кирәк.
Техниканы әзерләүдән тыш бүген механизаторлар турында, шул исәптән дым каплатуда ике сменалы эш, техник хезмәт күрсәтү системасы, ягулык-майлау материаллары, орлык һәм минерал ашламалар төяү турында да кайгыртырга кирәк.
Язгы чәчүгә әзерлек барышын үзебез күрер өчен Уразлино авылында урнашкан "Кама Тамагы" АХПның Карамал бүлекчәсе ремонт мастерскоенда булдык. Безне мастерской мөдире Хәйдәр Миңнуллин каршы алды. Биредә чәчкечләр, тырмалар, культиваторлар ремонтлау һәм агрегатлаштыруда Айдар Миңнуллин, Фәрит Зәйнуллин, Рөстәм Дәүләтшин составындагы слесарьлар бригадасы мәшгуль.
- Техника вакытында ремонтланды, без бүгеннән үк кырга чыгарга 100% әзер, хәзер агрегатлаштыру белән шөгыльләнәбез. Барысы да үзләренә тапшырылган эшнең әһәмиятен аңлап, яхшы эшләделәр, - диде безнең янга килеп җиткән бүлекчә җитәкчесе Шамил Рәхимов.
Рәсемдә: мастерской мөдире Хәйдәр Миңнуллин, слесарьлар Фәрит Зәйнуллин һәм Рөстәм Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев