Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Себердә туып-үскән

Агымдагы елның 25 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында чаңгы буенча республика ярышлары үткәрелде. Анда безнең районнан өч кеше катнашты. Әлеге ярышларны республика инвалидлар җәмгыяте оештырган иде. Екатерина Семагина 1,5 километр арада чемпион исемен алды. Екатерина Анатольевна Кемерова өлкәсенең Яшкино поселогында туып үскән. Балачактан спортны, аеруча чаңгыны ярата. Урта мәктәптә...

Агымдагы елның 25 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында чаңгы буенча республика ярышлары үткәрелде. Анда безнең районнан өч кеше катнашты. Әлеге ярышларны республика инвалидлар җәмгыяте оештырган иде.

Екатерина Семагина 1,5 километр арада чемпион исемен алды. Екатерина Анатольевна Кемерова өлкәсенең Яшкино поселогында туып үскән. Балачактан спортны, аеруча чаңгыны ярата. Урта мәктәптә укыганда ук төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Ул чаңгы ярышында катнашып өченче урын, биатлонда көч сынашып беренче урынны алган өчен грамоталар белән бүләкләнгән, рәхмәт хатлары да бар. Төзелеш училищесын тәмамлаганнан соң белгечлеге буенча туган шәһәрендә эшли башлый. Шунда ук булачак ире белән таныша, кияүгә чыга, беренче кызлары дөньяга аваз сала, әмма язмыш соңрак аларны иренең туган ягына алып кайта. Семагиннар гаиләсе әнә шулай итеп районыбызның таучылар поселогына кайтып урнаша. Биредә аларның икенче кызлары туа. Ун елга якын ТКХда эшли, шунда производство травмасы ала - умыртка сөягендә компрессион сыну ачыклана, шуның нәтиҗәсендә озак вакыт хәрәкәтсез ята. Үзенең сәламәтләнеп аякка басуына Екатерина Анатольевна район дәваханәсенең элеккеге табиб-хирургы Садыйк Ибраһимовка һәм кайнанасы Лидия Сергеевнага рәхмәтле. Аңа ахыргы диагнозны куеп, өченче группа инвалидлык бирәләр. Аны янәдән күңел төшенкелеге биләп ала, әмма аңа гаиләсе ярдәмгә килә.

2010 елда Екатерина Семагина район инвалидлар җәмгыятенә исәпкә алына. "ВОИ рәисе Анна Зубарева һәм аның урынбасары Гөлсинә Лотфуллина киң күңелле, аралашучан кешеләр. Алар тормышка карашлары белән миңа күңел күтәренкелеге һәм көч бирә, мораль яктан да, хәтта матди яктан да ярдәм итеп торалар",- ди Екатерина.

Спортчыбыз үзәк район дәваханәсенең элеккеге невропатологы, реабилитация чорында үз көченә ышанычны арттыруда ярдәм иткән Фирдәвес Нәҗмиевага да рәхмәтле.

Тормышның тукталып калмавын һәм үз эчеңә бикләнергә кирәк түгеллеген аңлаганнан соң, Екатерина көченнән килгән шөгыль белән мавыгырга уйлый. "Спорт, чаңгылар - ул минеке,- ди Екатерина.- безне, инвалидларны онытмыйча төрле ярышларга чакырып торганда яшисе килә. Ул безне канатландыра, киләчәккә өмет уята".




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X