Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә бәя бирелде

Язгы кыр эшләре кызганнан кыза, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, тулаем район икътисады аның темпына һәм сыйфатына бәйле булачак. Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков чәчү барышы белән танышу максатыннан районыбызда булып китте. Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән бергә...

Язгы кыр эшләре кызганнан кыза, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, тулаем район икътисады аның темпына һәм сыйфатына бәйле булачак. Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков чәчү барышы белән танышу максатыннан районыбызда булып китте. Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән бергә вертолетта басуларны, игенчеләр хезмәтен югарыдан карап бәяли алдылар. Аннары вертолет Антоновка һәм Яшелчә авыллары арасына төште, анда кунакларны авыл хуҗалыгы һәм аларның бүлекчәләре җитәкчеләре, белгечләр, муниципаль берәмлек башлыклары каршы алды. Зөфәр Галимулла улы кыр эшләре һәм районда максатлы программалар үтәлеше турында сөйләде. Биредә игенчеләребез хезмәтенә бәя бирелде, очрашуда катнашучыларга тулаем республика буенча кыр эшләре турында мәгълүмат җиткерелде. Марат Готыф улы үзенең чыгышында район авыл хуҗалыгындагы хәлне сурәтләде. Терлекчелектә кайбер позицияләр буенча кимчелекләрне әйтеп, соңгы вакытта сөт җитештерү тармагында яхшы якка үзгәреш булуын билгеләп үтте. «Ак барс» холдинг составындагы «Кама  Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе эше аерым каралды. Әлеге авыл хуҗалыгы берләшмәсе бик зур, идарә итүдә кыенлыклар бар, шуңа күрә холдинг җитәкчелегенә ашыгыч арада аның базасында ике юридик зат булдырырга кирәк. Премьер-министр бер көнгә мәйданнарның 7-8% чәчү бурычын куйды. Ул социаль программалар үтәлеше буенча районның яхшы исәптә торуын билгеләп үтте. Республикада барлык программалар да үтәләчәк, аларга авыл юллары һәм урамнарны яктырту буенча тагын ике программа кушылды. Ул район киләчәктә дә тотрыклы үсәр дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев