Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Референдум булды

15 июньдә муниципаль районның барлык җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үткәрелде. Ул халык тарафыннан җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү максатында "Җирле референдум турында" Татарстан Республикасының 2004 елның 24 мартындагы 23 нче законының 12 маддәсе нигезендә үткәрелде. Җирле референдумда катнашкан район халкы үз торак пунктларында булган проблемаларга ваемсыз булмавын һәм аларны хәл...

15 июньдә муниципаль районның барлык җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үткәрелде. Ул халык тарафыннан җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү максатында "Җирле референдум турында" Татарстан Республикасының 2004 елның 24 мартындагы 23 нче законының 12 маддәсе нигезендә үткәрелде.

Җирле референдумда катнашкан район халкы үз торак пунктларында булган проблемаларга ваемсыз булмавын һәм аларны хәл итүдә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә теләүләрен исбатлады. Район буенча референдумда халыкның 73,05 проценты катнашкан- авыл һәм поселоклардагы сайлау участокларына "Үзсалым кертергә сез ризамы?" дигән сорауга җавап бирү өчен 9959 кеше килгән. 80,59 процент яки 8026 кеше төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен, шул исәптән эчке авыл юлларына таш салу, чишмәләр һәм коеларны ремонтлау, зиратларны тәртипкә китерү өчен билгеле бер сумма кертүгә ризалыгын биргән. Халыкның 18,75 проценты (1867 кеше) үзсалым кертүгә тискәре мөнәсәбәтен җиткергән. Кече Салтык һәм Кече Мәрәтхуҗа авыл клубларында урнашкан ике сайлау участогына халыкның 88 һәм 89 проценты килгән. Кече салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин: "Безнең җирлектә өч авыл халкының күпчелеге хуплап тавыш бирде. Алар тәкъдиме буенча җыелган акчаны эчке авыллар төзелешенә, зират һәм мәчетләрне төзекләндерү һәм ремонтлауга, чишмәләрне тәртипкә китерергә тотачакбыз»,- диде. Красновидово авылында яшәүче пенсионер Валентина Левина үз фикерен җиткерде: "Акчасыз бернәрсә дә эшләп булмый. Авылларны төзекләндерүгә акча әлегә җитәрлек түгел, шуңа күрә туган авылың язмышында ничек катнашмаска ди инде. Элек тә үз салым бар иде бит. Авылыбызда җыелган акчага ул вакытта бура, торбалар алып, ике коены тәртипкә китергәннәрен хәтерлим. Хәзер акча юлларга таш җәюгә, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алуга һәм зиратны тәртипкә китерергә тотылса яхшы булыр иде». Гөлназ Камалиева, 18 яшь, Кама Тамагы: «Миңа декабрь аенда 18 яшь тулды. Элек әти-әни белән сайлауга йөри идем, һәрвакыт сайлауда катнашасым килде. Менә беренче тапкыр референдумда үз фикеремне әйттем. Яшь булсак та, район үсешенә ярдәм итәсе, поселогыбызны матур һәм төзек күрәсебез килә». Район халкы үз фикерен әйтте. Үзсалымда җыелган акча авылларыбыз һәм поселокларыбыз үсешенә ярдәм булыр, тормышыбызны уңайлы итәр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев