Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өмә үтте, ә эш шактый әле

Санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча игълан ителгән ике айлыкның беренчесе төгәлләнеп килә. Эшләнгән эшләр күп, әмма поселокны санитар чистарту буенча йомгаклар ясаганда башкарма комитет шәхси йорт хуҗаларының бүгенге көнгә кадәр йорт территорияләрен чүп-чардан, төзелеш материаллары, печән, тирес, тимер калдыклары, төрле конструкция детальләреннән чистартмавын билгеләп үтте, әле бу калдыкларның тулы исемлеге...

1 апрельдән башлап поселокта билгеләнгән территорияләрне һәм административ бина территорияләрен кардан һәм чүп-чардан чистарту буенча өмәләр игълан ителгән иде.

Агымдагы елда яз соң килгәнлектән, апрель башында территорияләрне кардан һәм боздан чистартырга туры килде. Ә апрель уртасына күпсанлы чүплекләр ачылды.

14 апрельдән чүп-чар җыештырырга поселокның барлык оешмалары да чыкты. 21 апрельдәге Бөтенроссия шимбә өмәсендә һәр оешма үзенә беркетелгән территорияне чистартты. "Кама Тамагы штп» башкарма комитеты җитәкчесе Гөлчирә Кәримова билгеләп үткәнчә, район үзәгендәге барлык оешмалар шимбә өмәсендә яхшы эшләгән. Иң яхшылар арасында үзәк дәваханә, "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы, үзәк бухгалтерия, урта гомуми белем бирү мәктәпләре, район суды, хәрби комиссариат, райпо, РУЭС, РУПС, ЦСОН, «Кояшкай», "Салават күпере" балалар бакчасы, "Бэркут" автотранспорт предприятиесе, "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе, редакция, администрация, коммуналь челтәрләр, авылара үзәк китапханә, газ участогы, УФСИН, "Кама Тамагы" агрофирмасы, МСУ коллективларын билгеләп үтте.

Территорияләрне чистартуга 6 берәмлек техника: "Кама Тамагы" агрофирмасыннан ике КамАЗ, Ленин исемендәге хуҗалыктан КамАЗ машинасы, ШЭ Әсәдуллин, шэ Матиев һәм "Благоустройство" тракторлары эшләде.

Өмәдә шәхси эшмәкәрләр дә актив катнашты.

"Кама Тамагы" штп башкарма комитеты җитәкчесе оешма һәм учреждение җитәкчеләренә территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итү үтенече белән мөрәҗәгать итә, чөнки алдан игълан ителгән айлык төгәлләнергә башланмаган бер ай бар әле.

Агымдагы ел урман елы дип игълан ителде һәм барлык оешмаларга пляж, сквер, парк, халыкның күпләп ял итәргә яраткан урыннары: Идел елгасы яр зонасы, Зимовье, Лобач тавы, урман полосалары һәм поселок территориясенә кергән башка урыннарны санитар чистарту буенча йөкләмә билгеләнде.

Гөлчирә Тәлгатовна билгеләп үткәнчә, "Акчарлак" спорт комплексы янындагы паркта эшләр дәвам итәчәк. Оешма һәм предприятиеләргә үзләренә беркетелгән участоклардагы үсентеләрне карап чыгарга, кирәк булган урыннарга яңаларын утыртып, аларны карап торырга кирәк.

1 апрельдән 25 апрельгә кадәр каты көнкүреш калдыклары полигонына 500 куб.метр чүп чыгарылган. 17 апрельдән "Кама Тамагы" штп башкарма комитеты һәм "Наш Дом" ООО шәхси сектордагы урамнарда җыелышлар үткәрә башлады, анда халыкка йорт яны территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре аңлатыла. 2 майдан территорияләрнең санитар торышын тикшерү буенча экология полициясе рейдлар үткәрәчәк. «Төзекләндерү кагыйдәләрен» бозучылар ачыкланганда аларга карата административ чара күреләчәк, ягъни 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Контейнер мәйданчыклары да халыкны борчыган мәсьәлә булып кала, алар чүп-чар белән тиз тула, җил һәм этләр аны бөтен урамга тарата. Шуңа күрә, бункерлар һәм контейнерлар каты көнкүреш калдыклары полигонына ешрак чыгарылсын иде.

Бер "зур" өмә артта калды, шулай да поселокны тиешле тәртипкә китерү буенча эшләр җитәрлек әле. Агачлар һәм баганаларны акларга, чәчәкләр утыртырга, шәхси секторда чүп-чарны җыештырырга, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерергә һәм ахырына кадәр җиткерелергә тиешле кайбер башка эшләрне башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев