Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Матурлык мохитендә

    24 февральдә Кама Тамагы үзәк дәваханә табибы Вячеслав Климчук Сочидан Олимпия уеннарыннан кайтты, ул Татарстан табиблары бригадасы составында анда ике атнадан артык эшләде. Без Вячеслав Николае-вичның җәен Казан Универсиадасы спортчыларына ярдәм күрсәтүе турында язып чыккан идек инде. Моның өчен ул алдан спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы курсы буенча уку узган...

    24 февральдә Кама Тамагы үзәк дәваханә табибы Вячеслав Климчук Сочидан Олимпия уеннарыннан кайтты, ул Татарстан табиблары бригадасы составында анда ике атнадан артык эшләде.

    Без Вячеслав Николае-вичның җәен Казан Универсиадасы спортчыларына ярдәм күрсәтүе турында язып чыккан идек инде. Моның өчен ул алдан спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы курсы буенча уку узган иде. Үзен яхшы яктан күрсәтеп, Сочига чакыру алды.

    -Сочига барыр алдыннан без кабат 16-28 декабрьгә кадәр "Ашыгыч ярдәм күрсәтү, зыян күрүчеләрне транспортировкалау һәм эвакуацияләү" курсы буенча өйрәнүләр үттек, - ди Вячеслав Николаевич. -Безнең бригада "Русские горки" трамплиннар комплексында эшләде. Биредә спортчылар һәм тамашачылар өчен ике медпункт оештырылган иде. Моннан тыш, спортчыларга трассада ярдәм күрсәтү өчен ике мобиль бригада эшләде, чөнки безнең комплекста трамплиннан сикерү генә түгел, чаңгы ярышлары да үткәрелде. Мобиль бригадалар трассаның куркыныч участоклары- сөзәк тау бите һәм катлаулы борылышларда, ягъни спортчыларның егылып имгәнү алу куркынычы булган урыннарда торды. Трамплиннарда медицина пунктлары чаңгычыларның тукталу урыннары янәшәсендә иде. Әгәр спортчы егылып бер минут дәвамында тора алмаса, без аның янына йөгереп барып, хәлен сорыйбыз. Кемдер ярдәмнән баш тарта, кемгәдер медпунктка кадәр барырга ярдәм иттек. Бәхеткә каршы, без дежур торганда җитди травмалар булмады.

    -Медикларның эш графигы киеренке идеме?

    -Без комплекстан еракта яшәдек, сәгать ярым килергә кирәк. Сәгать 10.00га урынга барып җитәргә, ә 10.30да эш башлана. Көндез трасса һәм трамплиннарда тренировкалар барды, ә ярышлар гадәттә кичен үткәрелә иде. Бу олимпия уеннарын башка илләргә трансляцияләү белән бәйле. Без барлык тамашачылар таралып беткәннән соң гына эштән китә идек. Шулай да комплекста персоналга хезмәт күрсәтү өчен дежур бригада кала, алар трасса, трамплиннарны киләсе ярышлар өчен әзерли.

    -Сез тамашачы буларак нинди дә булса ярышларны карый алдыгызмы?

    -Әйе, китәр алдыннан соңгы көнне биатлон ярышын карадым- анда безнең хатын-кызлар эстафетада көмеш медаль яулады. Бу шатлыклы тойгыларны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Ә поездга утыргач биатлон буенча эстафетада ирләрнең алтын медаль яулавын белдек.

    -Ял көннәрегез бар идеме, аларны ничек үткәрдегез?

    -Атнага бер көн ял иттек, ул ялны тулысынча файдаланырга тырыштык. Олимпия паркында йөрдем, Хостинск тарихи музеен, Сочи дендрариен һәм Сочи елга портын карадым. Биатлон буенча шәхси беренчелектә бронза яулаган Евгений Гараничевны бүләкләү тантанасына эләктем. Фуркат, Свендсонны күрдем.

    -Сочида иң истә калганы нәрсә булды?

    -Сочига Олимпиадага баруны зур бәхет дип саныйм һәм моңа бүген дә ышана алмыйм. Беләсезме, анда барысын да берләштерүче позитив атмосфера һәм аның белән хозурланмый мөмкин түгел. Мин беркайда да шул кадәр якты һәм бәхетле елмаючыларны күргәнем булмады.



    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: