Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпкә җыендырдык

Яңа уку елына 1 сыйныфка баручы 35 балага 21 августта мәктәп букчалары бүләк ителде. Бу көнне музыка мәктәбенең актлар залында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе үткәрелде. Анда районның барлык учреждениеләре һәм оешмалары катнашты.

Район электр элемтә бүлеге традиция буенча биш букчага концелярие товарлары тутырган. Ел саен шуның нәтиҗәсендә аз тәэмин ителгән гаиләдән 1 сыйныфка баручы биш бала бүләк ала.
Районыбыз кураторы- ТР юстиция министры Мидхәт Корманов беренче көннән үк районга актив ярдәм күрсәтә. Аның ведомствосы район халкына юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле акцияләр оештыра. Министрлык шулай ук хәйрия марафоннарында да актив катнаша. Бу юлы, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашып, Юстиция министрлыгы безнең районнан 1 сыйныфка баручыларга 20 букча әзерләгән. Министрлык исеменнән бүләкләрне ТР юстиция министры урынбасары Мөхәрәм Ибәтов тапшырды.
"Фоник Гипс" ООО коллективына билгеләнгән ике балага предприятие ярдәмне биш тапкыр арттырып биргән, ягъни һәр балага 10 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Мәгариф бүлеге, "Өмет яры" социаль приюты, район һәм мировой суд, юл идарәсе, Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ, муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты коллективлары акция өчен беренчеләрдән булып акча җыйган. 63 мең сум акча 15 августка тапшырылган. Акция барышында район, предприятие, оешма, учреждение һәм халыктан 77800 сум акча җыелган.
1 сыйныфка баручылардан тыш яңа уку елына аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 сыйныфлардан тагын кырык бер укучыга да ярдәм күрсәтелде, барлыгы 76 мәктәп укучысы акциядән ярдәм алды. Өч гаиләгә республика бюджетыннан 2 мең сум күләмендә материаль ярдәмне компенсация түләүләре бүлеге бирде инде. Биредә Варварино һәм Олы Бортас җирле үзидарәләре һәм материаль ярдәм алу өчен документлар пакетын тизарада җыйган гаиләләрнең актив эшен билгеләп үтәргә кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең территориаль бүлекчәсе 1 сыйныфка баручыларга акция символы төшерелгән футболкалар тапшырды. Пенсионерлар союзының район бүлеге аларга баручыларга 11 мең сум акча җыйган.
Ниһаять, иң дулкынландырган һәм шатлыклы минутлар - балаларга букчалар тапшыралар. Акция барышында акча җыйганда канәгатьсезлек белдерүчеләр дә балаларның кояштай балкыган йөзләрен күргәч, ваемсыз калмаслар иде, мөгаен. Ата-аналары сатып алганны алар йөз тапкыр карап, тикшереп чыккан, ә бүген эченә тутырылган әйберләре кызыктырып торган бик зур бүләкне кулларына алдылар. Бу алар өчен тормышларының яңа баскычында иң беренче бүләк. Аларны котлау өчен район оешма һәм учреждение җитәкчеләре, хәйриячеләр һәм эшмәкәрләр килгән иде. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев та үзеннән бүләк әзерләгән. Ул аны Келәнче авылыннан күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче Нәзилә Вафинага тапшырды.
Беренчеләрне яңа уку елы башлану белән район оешмасы җитәкчеләре котлады. Балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр һәм ЦВР методистлары кызыклы программа әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев