Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кузгалу ноктасы

- Безнең бүгенге очрашу җәмәгать терлекчелегендәге хәлне үзгәртү өчен кузгалу ноктасы булырга тиеш, - диде узган җомгада Сөйки сөтчелек комплексында үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев. - Без булган проблемаларны хәл итү һәм килеп туган хәлдән чыгу юлларын бергәләп табарга дип җыелдык.

Киңәшмәнең практик өлеше терлекчелек биналарын, савым көтүе өчен күптән түгел генә төзелгән кардаларны, бозауларны салкын алым белән асрау өчен каралган торакларны һәм башкаларны караудан башланды.

Киңәшмәнең практик өлеше вакытында Зөфәр Галимуллович предприятие ай саен 17-18 миллион сум акча (хезмәт хакы, салым, башка төр түләүләр, электр энергиясе һ.б.) түләргә тиеш, ә сөттән акча ике тапкырга аз керә. Фермаларда башлангыч исәп начар оештырылган, яшь терлекләр чагыштырмача күпләп үлә, башка төр кимчелекләр дә бар. Урта звено белгечләре җитешмәү үзен сиздерә.

Киңәшмәдә «Ак Барс»-холдингның терлекчелек бүлеге җитәкчесе Иван Коновалов катнашып, терлекләрнең генетикасы, әзерләнгән азык сыйфаты, район фермаларындагы башка төр эшләр белән кызыксынды.

Пленар өлеш җирле мәдәният йортында үткәрелде. Биредә район башлыгы соңгы ун көндә терлекчеләр эшенә анализ ясады, кайбер бүлекчәләрдә сөт савып алуның кимүен билгеләп үтте.

Сыерлар бозаулый, терлек азгы бар, кешеләр урынында. Ни өчен нәтиҗә юк соң? Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрдән сорадылар.

Аннары район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Госман Камалиев үз тәкъдимнәрен әйтте. Ул урыны белән онытылган 2нче форма буенча башлангыч исәпкә алуны җайга салу, терлек азыгын эшкәртү (ферментлаштыру, арпа һәм солыны парландыру), рационны баланслаштыру һәм аңа жом, түп кертү, каротин җитмәгәнлектән кардаларга ылыс кайтарту, сыерларның сөтен арттыру буенча саву, көтүне яңарту һәм башкалар турында сүз алып барды. Кайбер башка белгечләр дә чыгыш ясады.

Иван Коновалов кадрлар мәсьәләсенә әйләнеп кайтты, эшләргә теләге булган яшь белгечләр җыю турында әйтте, шул исәптән коммерция нигезендә эшләү мөмкинлеге бар. Аларны өйрәтергә мөмкин, шул исәптән чит илдә. Алар селекция, бонитировка, ректаль тикшеренү һәм башка технологик мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш.

Зөфәр Галимуллович атналык икътисадый анализ кирәклеген билгеләп үтте, киләсе күчмә киңәшмәдә моңа җентекле игътибар биреләчәк.

Киңәшмә ахырында терлекчелектә тупланган проблемаларны хәл итү юлларын әйткән кайбер хуҗалык җитәкчеләре белән аерым сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев