Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карлы кышка без әзер

Ел саен синоптиклар кышның нинди булачагын алдан фаразлый. Быел, белгечләрнең фикеренә колак салсаң, кыш әллә нинди сюрпризлар алып килми. Көз вакытында тәмамланып, кыш та килер. Ә гыйнварны бик салкын, февральдә бураннар булыр, диләр. Хәер, ул бездә узган елны да мул яуды. Юлларда транспорт һәм җәяүлеләр өчен дә йөрү кыенлашты.

Территориаль юлларны кышын чистартып торуга әзерлек турында Кама Тамагы юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин белән сөйләштек:

- Кама Тамагы юл идарәсе юлларны ремонтлауны алып бара һәм берүк вакытта 253 км озынлыкта булган территориаль юлларны кышын чистартып торуга әзерлек эшләренә дә зур игътибар бирә. Хәзерге вакытта АБЗ территориясенә 2300 тонна ком, 640 тонна тоз кайтартылган һәм аңардан 25% ком-тоз катнашмасы әзерләнәчәк. Автомобиль юлларын кардан чистарту һәм бозлавыкка каршы көрәшү өчен механизаторлар звеносы булдырылды. Шулай ук автопарк һәм асылма кар җыйдыру җиһазлары әзерләнде. "Татавтодор" ААҖ баш предприятиесе КамАЗ базасында КДМ машинасы, МТЗ-82 тракторы, урынга барып ягулык салу өчен КамАЗ базасында автозаправщик, КАМАТЦО универсаль төягеч бүлеп бирде.

Барлык техника җирлек рельефы озынлыгын һәм катлаулылыгын исәпкә алып территориаль юл участокларына бүленде. Төп складта запас частьләр, май, кышкы махсус кием, кар җыйдыру инвентаре булдырылды.

Кышкы чорга механизаторлар һәм ИТР шәхси составыннан дежур тору графигы эшләнде, ремонт базасы һәм юл техникасына җылы урын әзерләнде.

Кайнар ризык белән тәэмин итү өчен ашханә эшли һәм аңа дежур машина беркетелгән. Юл участокларында эшләүче механизаторларга махсус термосларда кайнар ризык китерәчәкләр. Бу юлларны кар көртләреннән чистартучы юл техникасының тоткарлыксыз эшләвенә китерәчәк. Кыскасы, участок кышкы шартларда эшләргә әзер. Рәсемдә: хәзерге вакытта юлчылар Тәмте - Осинники юл төзелешендә эшли. механизаторлар Виктор Семагин (Кама Тамагы ) һәм Рамил Гарифуллин (Апас) үзара киңәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев