Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында уңайлы шартлар булдырыла

Узган ел ахырында Кама Тамагы штпда күп кенә ата-аналар түземсезлек белән көтеп алган вакыйга булды - "Кояшкай" балалар бакчасының икенче корпусы файдалануга тапшырылды. Балалар бакчасында урыннар җитешмәү - халыкны борчыган проблемаларның берсе. Шуңа күрә, балалар бакчасының төзелеп бетүе һәм балаларны кабул итүгә әзер булуы турындагы хәбәрне ата-аналар күптән көтелгән вакыйга...

Узган ел ахырында Кама Тамагы штпда күп кенә ата-аналар түземсезлек белән көтеп алган вакыйга булды - "Кояшкай" балалар бакчасының икенче корпусы файдалануга тапшырылды.


Балалар бакчасында урыннар җитешмәү - халыкны борчыган проблемаларның берсе. Шуңа күрә, балалар бакчасының төзелеп бетүе һәм балаларны кабул итүгә әзер булуы турындагы хәбәрне ата-аналар күптән көтелгән вакыйга буларак кабул итте.
-Икенче корпус сафка басканнан соң балалар учреждениесенең ике бинасы арасында җылы чыгу юлы кирәклеге ачыкланды, -диде "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Вәсилә Галиуллина. - Ниһаять безгә бик кирәкле чыгу юлы төзелеше башланды. Шушы өстәмә объект төзелешенең бүгенге көндә нинди этапта булуы хакында газета хәбәрчесе "Кама"ҖЧШ директоры Илдар Хәйруллиннан белеште.
-Декабрь башында конкурс үткәргәннән соң төзелеш алып бару хокукы "Стройагросоюз" ҖЧШ Казан фирмасына бирелде, "Кама ҖЧШ субподряд оешмасы буларак эшкә алынды. Объектның смета бәясе 1 млн. 194 мең сум. Бүгенге көнгә финанслау ачылмаган әле, төзелеш субподрядчы акчасына башкарыла.
Хәзер объектта субайлар сугыла, коробканы монтажлау тәмамланып килә. Объектны яңа елга тапшырырга планлаштырабыз.
Безнең фикер буенча, бу җылы чыгу юлы гына түгел, кышкы бакча да булачак. Бик матур килеп чыгар дип уйлыйбыз.
Иң мөһиме - мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең ике корпусын тоташтырып, балалар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлыклар тудырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев