Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелек кылучы кешеләр

25 мартта "Корстон" КРКда хәйриячеләрне бүләкләү тантанасы булды. Мондый чара ел саен үткәрелә. Татарстанда хәйриячелек республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора. безнең районнан әлеге тантанада Мөдәрис Сәйфетдинов, Айрат Сәфәров (рәсемдә: сулдан өченче һәм бишенче), Олы Салтыктан үзләренең 4 балалары янына тагын биш баланы тәрбиягә алган Сабирҗановлар гаиләсе катнашты. Газетабыз...

25 мартта "Корстон" КРКда хәйриячеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Мондый чара ел саен үткәрелә. Татарстанда хәйриячелек республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора. безнең районнан әлеге тантанада Мөдәрис Сәйфетдинов, Айрат Сәфәров (рәсемдә: сулдан өченче һәм бишенче), Олы Салтыктан үзләренең 4 балалары янына тагын биш баланы тәрбиягә алган Сабирҗановлар гаиләсе катнашты. Газетабыз Сабирҗановлар гаиләсе турында берничә тапкыр язды инде, әмма әлеге гаиләгә ихтирамның иге-чиге юк. Һәр юлы аларны искә алып, аларның әти-әни батырлыгы белән горурланудан туктамыйбыз. Һәркем дә биш баланы тәрбиягә ала алмый. Мондый адымны көчле рухлылар гына ясый. Резедә һәм Мәннаф Сабирҗановлар үзләренең дүрт балаларын онытмыйча, күңел җылыларын тәрбиягә алган биш балага да кызганмый. Атабай авылында туып-үскән Мөдәрис Сәйфетдиновның хезмәт юлы җиңелләрдән булмаган, 16нчы заводта слесарь-җыючыдан "СМО электросвязь" ООО генераль директоры вазыйфасына кадәр күтәрелгән. Мөдәрис Варух улы берничә ел дәвамында хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул һәм аның предприятиесе бәйрәм даталарына, төрле чараларга, Сабантуй үткәрүдә, Иске Казиле мәктәбен ремонтлауга берничә тапкыр акчалата ярдәм күрсәткән. Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә дә иганә ярдәме күрсәтелгән. 2014 елда безнең районда Мөдәрис Варух улының үз акчасына Атабай авылында мәчет төзелде. Кертелгән акчаның гомуми суммасы 2 млн. сум тәшкил итә. Подполковник Айрат Сәфәров Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Хәзер Марий-Эл республикасының МВД идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасында. Айрат Рәфыйк улына безнең район әнисе туып-үскән як буларак якын. Ул Көрәле авылында кунакта еш була. Авылда мәчет төзелеше мәсьәләсе күтәрелгәч ул халыкка ярдәм итүдә башлап йөрүче булды. Айрат Рәфыйк улы соңгы ике елда Көрәле авылында мәчет төзелешенә финанс ярдәме күрсәтте. Узган елның җәендә мәчет төзелеше тәмамланды. Чыгымнарның гомуми суммасы 3 млн. сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев