Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язга әзерләнәбез

Узган сишәмбедә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерлек буенча үзара тикшерү үткәрелде. Комиссия составына "Ак Барс" агрохолдингы инженер-техник бүлеге баш белгече Рәмис Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство маркетинг бүлеге консультанты Илнар Исмәгыйлев, "Кама Тамагы" АХП, Олы Кариле һәм Ленин исемендәге...

Узган сишәмбедә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерлек буенча үзара тикшерү үткәрелде.
Комиссия составына "Ак Барс" агрохолдингы инженер-техник бүлеге баш белгече Рәмис Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство маркетинг бүлеге консультанты Илнар Исмәгыйлев, "Кама Тамагы" АХП, Олы Кариле һәм Ленин исемендәге хуҗалык белгечләре керде. Тикшерү Тәмтедәге ашлык җыю комбайннары куелган мәйданчыктан башланды.
Саклауга кую һәм техниканы 2014 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек торышы 5 бүлек буенча бәяләнде, алар үз чиратында кайбер позицияләргә бүленгән. Бүлекләр үз эченә түбәндәгеләрне ала: авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую, машина-трактор паркы территориясен төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге, техниканы 2014 елгы кыр эшләренә әзерлекне оештыру, хезмәткәрләргә хезмәт хакы һәм материаль кызыксындыру чаралары түләү.
Бүлекчәләрдә ашлык җыйдыру комбайннары һәм ургычларга билгеле бер бәя бирелде (аслыкларга кую, двигательне герметикалаштыру, коррозиягә каршы эшкәртү, транспортерлар, каеш һәм чылбырларны салдыру, һ.б.), терлек азыгы әзерләүче азык җыйдыру комбайннарына да ашлык җыйдыру техникасы кебек үк таләпләр куелды; чәчкеч һәм туфрак эшкәртү машиналарын (чәчкеч, дисклы һәм тешле тырмалар, культиваторлар һәм катнаш туфрак эшкәртү машиналары, сука, катоклар), салдырган узел һәм детальләрне саклау. Барлык бүлекләр буенча шулай. Биредә документларны да тикшерделәр, хезмәтне саклау системасы, ПТО, ягулык-майлау материалы складларын карадылар.
Һәр позиция өчен 1- 10 балл алу мөмкинлеге бар иде. Максималь 170 балл җыю мөмкинлеге бирелде. "Кама Тамагы" АХПның Барыш, Олы Бортас, Келәнче, Сөйки, Карамал, Тәмте бүлекчәләре, Олы Кариле һәм Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы берләшмәләренә бәя бирелде. Йомгаклар буенча барышлылар (139 балл) нәтиҗәдә бортаслылар белән тәмтелеләр (136шар балл) иң яхшысы булды. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында "Кама Тамагы" АХП уртача балл-132, Олы Кариледә- 127, Ленин исемендәге хуҗалыкта- 126.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев