Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яраткан эшендә

Тәртип сакчысы һөнәре чын мәгънәсендә илдә иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре җинаятьчелеккә каршы тору, җәмәгатьчелек тәртибен һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтыла. Агымдагы елның 10 айлык йомгаклары буенча теркәлгән җинаятьләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,6 процентка,...

Тәртип сакчысы һөнәре чын мәгънәсендә илдә иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре җинаятьчелеккә каршы тору, җәмәгатьчелек тәртибен һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтыла.
Агымдагы елның 10 айлык йомгаклары буенча теркәлгән җинаятьләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,6 процентка, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 12 процентка, җәмәгать урынында урлашулар яртылаш кимегән.
"ЭЭМ системасында үткәрелгән реформалар нәтиҗәсендә безнең полиция бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр саны ике тапкырга диярлек кимеде. Әмма, безнең тәртип сакчылары үзләренең бурычларын җаваплы һәм грамоталы башкаручы чын һөнәриләр",-диде "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин.
"Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов һәм УУП ПДН бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Бикмуллин II дәрәҗә "За отличие службе" медальләре белән бүләкләнде.
III дәрәҗә медальгә җинаятьләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Илнар Хөснетдинов, тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Сергей Семагин, лицензия-рөхсәт хезмәте өлкән инспекторы Руслан Вахромов, дежур частенең оператив дежурные Марат Вафин лаек булды.
Кама Тамагы муниципаль район Советы мактау грамоталары "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов, "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Гөлнара Кондратенкога тапшырылды. УУП һәм ПДН бүлеге җитәкчесе Илнур Бикмуллин, өлкән участок уполномоченные Марат Садруллин, дежур частенең оператив дежурные Таһир Хөснетдинов, оператив дежурный ярдәмчесе Радик Әхмәтшин, Кама Тамагы муниципаль район Советының мактау хатлары белән бүләкләнде.
Һаләк булган хезмәткәрләрнең гаиләләре: милициянең участок уполномоченные Алексей Старостинның әнисе Раиса Старостина һәм ПДН инспекторы Лилия Кадыйрованың әнисе Мөкәрәмә Кадыйровага кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Элеккеге район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Геннадий Дорожков һәм Геннадий Вахромовка ТР буенча ЭЭМ ветераннар советы рәисенең мактау грамотасы тапшырылды.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан III дәрәҗә "За отличие службе" медале белән бүләкләнүчеләр арасында инспектор-кинолог, полиция капитаны Рамис Мозаффаров та бар.
Ул ике ел дәвамында Евра исемле эте белән Кама Тамагы районында иҗтимагый-эзләү чараларын башкарган. Бүгенге көндә Рамис Мозаффаров яшь стажер Рөстәм Әкбәровка үзенең эш тәҗрибәсен өйрәтә. Ул армиядән кайткан һәм бүлеккә кинолог булып эшкә урнашкан. Шушы көннәрдә боерык килгәч үз вазыйфасына керешәчәк.
Эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны уңышлы башкару өчен кадрларның әзерлеге, присягага тугрылык һәм үзара ярдәмләшү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев