Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр авылда эшләргә әзер

Егерме җиде яшьлек зоолог Александр Степанов ике ел элек Тәмтегә кайта. КДУның биофагын тәмамлаганнан соң курсташларыннан кемдер фән, кемдер балык үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Александр фермер булып китә. - Университетны тәмамлаганнан соң шәһәрдә, авылда эшкә урнашып карадым, әмма шәһәрдә яшәр урын, авылда эшләр җир юк. Мине авылда кече эшмәкәрлекне хуплауның...

Егерме җиде яшьлек зоолог Александр Степанов ике ел элек Тәмтегә кайта. КДУның биофагын тәмамлаганнан соң курсташларыннан кемдер фән, кемдер балык үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Александр фермер булып китә.
- Университетны тәмамлаганнан соң шәһәрдә, авылда эшкә урнашып карадым, әмма шәһәрдә яшәр урын, авылда эшләр җир юк. Мине авылда кече эшмәкәрлекне хуплауның федераль программасы кызыксындырды. Белемем фермерлык белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ике ел элек сөт һәм азык җитештерү юнәлешен сайлап КФХ ачтым. Яңа эшли башлаучы фермер буларак, эшмәкәрлек эшчәнлеген хуплауга грант алу өчен документлар пакеты җыя башладым. Әлеге акчаның бер өлешен миңа бирделәр инде, унике савым сыеры, бер нәселле үгез, саву аппараты, автомат су эчертү һәм сөт үткәргеч алдым. Мини- комплекста эшләү өчен кулдан трактор алдым. Бу вакыт эчендә җәйге лагерь төзедем.
- Ә азыкны сатып аласызмы, әллә үзегез үстерәсезме?
- Азыкларның бер өлешен сатып алам, бер өлешен арендага алган җир участогында үстерәм.
- Җирне милеккә рәсмиләштерәсегез килмиме?
- Килә, әмма әлегә барып чыкмый. Йорт салу, сөт фермасы һәм азык үстерүгә участок өчен документлар җыйдым, әмма документлар акрын темпта рәсмиләштерелә, хәер, грантның икенче транше да тоткарлана. Ул арада бәяләр арта тора, ике ел элек бизнес-планда каралганнарга бүген әйберне күпкә кыйммәткә сатып алырга туры килә. Субсидия алудагы катлаулылык бизнес-планның үтәлмәвенә китерә, ябык боҗра эчендә йөрибез булып чыга.
- Сез яшь гаилә башлыгы, хатыныгыз, кечкенә балагыз бар, ә торыр урыныгыз бармы?
- Әлегә эшмәкәр абый белән әти-әни йортында яшибез. Ул үз гаиләсе, мин үз гаиләм белән. Әти-әни әби-бабай йортына күченде. Үз йортыбызны төзисебез килә, шәхси торак төзелеше өчен җирне өченче ел рәсмиләштерәм инде. Әлегә процесс тәмамланмаган.
Нәрсә килеп чыга соң? Бүген бер сыер 60 мең сум тора. Өч-дүрт сыерлык ферма ачу өчен яшьләрнең кайсында акча бар? Авыл шәһәр түгел, биредә урын җитәрлек, нигә әле үз йортыңны салмаска? Тик менә кайда? Яшь эшмәкәр бизнесын үстерү өчен кредит рәсмиләштерү проблемасына да юлыккан. Банклар залогка җир сорый, ә аңа документлар бер ел инде инстанциядән инстанциягә йөри. Белем алган яшьләр үз көчләрен авылда сынап карарга әзер. Ә менә авыл бүген яшьләрне кабул итәргә, аларга җир бирергә, үз эшен ачуда, торак төзүдә ярдәм итәргә әзерме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев