Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле каматамагылылар!

Ихлас күңелемнән сезне якынлашып килүче 2013 ел белән котлыйм! Матур гадәт буенча Яңа ел көннәре алдыннан узып баручы елга йомгак ясала, аның нәтиҗәләренә бәя бирелә, киләчәккә планнар билгеләнә. Узып баручы елны искә алып, без аны лаеклы яшәдек, Кама Тамагы районының икътисадый потенциалын ныгыту һәм социаль тармагын үстерү өчен күп нәрсә...

Ихлас күңелемнән сезне якынлашып килүче 2013 ел белән котлыйм!

Матур гадәт буенча Яңа ел көннәре алдыннан узып баручы елга йомгак ясала, аның нәтиҗәләренә бәя бирелә, киләчәккә планнар билгеләнә. Узып баручы елны искә алып, без аны лаеклы яшәдек, Кама Тамагы районының икътисадый потенциалын ныгыту һәм социаль тармагын үстерү өчен күп нәрсә эшләнде дип зур канәгатьләнү хисе белән әйтә алабыз. Яңа ел алдыннан без киләчәккә өмет белән карыйбыз: районда торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру, авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны яңа фатирларга күчерүнең республика программалары, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау, сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла, кече һәм урта бизнес үстерелә, зур күләмдә юл эшләре башкарыла, яңа объектлар файдалануга тапшырыла, 2015 елга кадәр районның озак вакытка исәпләнгән стратегик үсеш планы эшләнде. Әлбәттә, проблемалар да булды, хәл ителмәгән кайбер мәсьәләләр калды. Иманым камил, 2013 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә, уртак тырышлык белән авырлыкларны җиңеп кенә калмыйча, яңа үрләргә ирешеп, иң кыю уй-фикерләребезне гамәлгә ашырырбыз.

Хөрмәтле якташлар! 2012 елның соңгы календарь битен әйләндерер вакыт һәм Кремль курантлары чаңы астында йортларыбызга Яңа 2013 елның төкле аяклары белән килеп керү вакыты җитә. Ул барыбыз өчен дә игелекле, уңышларга бай булсын, йортларыбызга шатлык тулсын, гаиләләребездә күңел җылысы һәм үзара аңлашучанлык хөкем итсен! чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гармония телим, дусларыгызның иңен, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәгез! Яңа ел белән!

З.Г. Гарәфиев, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев