Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык үтенечен искә алып

Районыбызда җитәкчеләр катнашында гражданнар җыелышлары үткәрү матур гадәткә әверелде. Анда халык үзен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрә. Аларның күбесе шунда ук хәл ителә, ә финанс таләп итүче проблемалар аннан соң хәл итү өчен контрольгә алына. Мәсәлән, район үзәгендә гражданнар тәкъдиме белән җәяүлеләр күпере ремонтланды, Южная Околицага кадәр ут линиясе сузылды, автобус рейслары...

Районыбызда җитәкчеләр катнашында гражданнар җыелышлары үткәрү матур гадәткә әверелде.
Анда халык үзен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрә. Аларның күбесе шунда ук хәл ителә, ә финанс таләп итүче проблемалар аннан соң хәл итү өчен контрольгә алына.
Мәсәлән, район үзәгендә гражданнар тәкъдиме белән җәяүлеләр күпере ремонтланды, Южная Околицага кадәр ут линиясе сузылды, автобус рейслары җайга салынды һәм башкалар. Күп кенә торак пунктларда чишмәләр төзекләндерелде, авыл зиратлары әйләндереп алынды, су үткәрелде, урамнарга вак таш-ком катнашмасы җәелде, торак пунктларны төзекләндерү һәм чистарту өмәләре үткәрелде, шулай ук халык өчен кирәк булган башка күп кенә чаралар башкарылды.
Куйбышев затон штпда гражданнар җыелышында Камышлы микрорайонына күпер салу турындагы мәсьәлә күтәрелгән иде. Шушы көннәрдә Куйбышев затон штп башкарма комитеты үтенече белән «Нур-ТЕХ» ООО (җитәкчесе М. Галиев) җәяүлеләр күпере төзеде. Ике көндә яңа технология буенча «орнаком» панельләреннән яңа күпер куелды. Без күпер янында урнашкан беренче йортка кердек һәм яңа корылма турында тәэсирләрен сорадык. «Күпер нык, элек ул тимердән иде, кар яки яңгыр яуганда йөреп булмый, тайгак. Эшчеләр күперне ясаганда, Аркадий суменков (ул Әстерханнан кайткан) «Сезгә яхшы күпер ясыйлар» дип сөенеп әйтеп узды. Мин шат, чөнки балам авыру, поселокның теге ягына чыгу авыр иде. Биредә поселок башлыгы Елена Сороковнинаның өлеше зур. Без үтенгәннәрнең барысын да эшләргә тырыша, әмма әлегә юлларга вак таш-ком катнашмасы җәелмәгән. Күпер салган эшчеләр аның 30-40 елга түзәчәген әйтте», - дип сөйләде пенсионер Любовь Романова. Бу хак, бар нәрсәгә сакчыл караш булырга тиеш. Җитәкчеләр дә, ремонт ясаучылар да, төзүчеләр дә безнең өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев