Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык җәүһәрләрен барлап

Агымдагы елда Татарстан Республикасында игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы да төгәлләнеп килә. Аның кысаларында тагын бер зур чара - 1 декабрьдән авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иҗат отчетлары башланды, максаты- һәр торак пунктта халык иҗатын барлау һәм үстерүгә игътибарны арттыру, халыкның ялын оештыру, мәдәни традицияләрне саклап калу, буыннан-буынга...

Агымдагы елда Татарстан Республикасында игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы да төгәлләнеп килә. Аның кысаларында тагын бер зур чара - 1 декабрьдән авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иҗат отчетлары башланды, максаты- һәр торак пунктта халык иҗатын барлау һәм үстерүгә игътибарны арттыру, халыкның ялын оештыру, мәдәни традицияләрне саклап калу, буыннан-буынга тапшыру.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда җирлекләр тарафыннан да, мәдәният бүлеге һәм район җитәкчелеге тарафыннан да мәдәниятка җитди игътибар бирелде. Районда «Авыл клублары» программасы кабул ителде. Аның максаты - клуб булмаган яки бу биналар авария хәлендә булган авылларда күп функцияле мәдәни үзәкләр төзү. Бу көннәрдә мондый үзәк Мордва Каратаенда файдалануга тапшырылды. Чиратта Олы Мәрәтхуҗа авылы, анда төзелеш башланды инде.
- Мондый чараларда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һөнәри осталыгын үстерү дә әһәмиятле юнәлеш булып тора. Чыгышлар музыкаль сәнгать, вокал, хореография, нәфис сүз һәм сәхнәләштерелгән тамаша, декоратив-кулланма сәнгать осталары эше күргәзмәсе буенча алты номинациядә бәяләнде.
Шунысын да билгеләргә кирәк, халык йолаларын һәм традицияләрен сәхнәләштерү дәрәҗәсе югары булды. Арттырусыз әйтергә мөмкин: үзешчән артистлар тематиканы тулысынча ачып, халык рухы өреп һәм бөтен нечкәлекләре белән ачып бирә алдылар, үз авыл тарихлары турында сөйләделәр. Тамашаларда олысы да, кечесе дә, күпләр гаиләләре белән дә катнашты. Искеказилеләр, яңасалалылар, кечекарамаллылар (рәсемдә), олыкарамаллылар, кирельскилылар, тенешлеләр аеруча уңышлы чыгыш ясады. Жюри да, тамашачылар да аларны яратып карады, уңай тәэсирләр алды. Конкурсны әзерләүдә һәм үткәрүдә җирлек башлыклары да актив катнашты.
Татарлар яшәгән авыл җирлекләрендәге отчет концертларыннан соң чыгышлар руслар яшәгән җирлекләрдә дәвам итә. Смотр мәдәният йортында зур гала-концерт белән төгәлләнәчәк. Без чара барышы белән газета укучыларын таныштырып барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев