Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елгачыларны нәрсә борчый?

Узган атнада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Куйбышев Затон штпда яшәүчеләр белән очрашты.

Столяров исемендәге клубта Куйбышев исемендәгә РБФ һәм "Волготанкер" вәкиллеге хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрелде.

Предприятие җитәкчеләре Наил Вазыйхов һәм Илдар Каюмов агымдагы елда производство бүлекчәләре эше турында мәгълүмат бирде.

Ремонт базасында "Булгария" теплоходындагы һәлакәт белән бәйле билгеле бер кыенлыклар килеп чыкты, судно докта торганда башка теплоходларга ремонт ясалмады. РБФның яңа милекчесе барлыкка килде - "Факел" Самара фирмасы сатып алды. Наил Вазыйхов ышандырганча, предприятие киләчәктә дә эшләячәк. Моңа гарантияләр бар, димәк, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы даими булачак.

"Волготанкер" вәкиллеге навигацияне япты, аның дәвамында 700 мең тонна нефть продуктлары ташылган.

Зөфәр Галимуллович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, акчаларны кире кайтару өчен чаралар күреләчәк. Ул шулай ук агымдагы елда районның авыл хуҗалыгы тармагы, сәнәгать, төзелеш, юл хуҗалыгы, кече бизнес һәм башка юнәлешләр буенча мәгълүмат бирде.

Икенче көнне җирле урта мәктәптә йөзмә состав ветераннары белән очрашу булды. Ремонтланган бинаны караганнан соң өлкән буынны борчыган проблемалар турында сөйләштеләр.

Очрашуда судноларның элеккеге капитаннары Александр Пустобаев (җирле үзидарәнең яңа бинасы төзелеше турында), Владимир Жаров (спорт залында ветераннар белән эшләү, өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү, Затонда пенсионерлар союзы төзү, юллар төзелеше) үз фикерләре белән уртаклашты. Алардан тыш Юрий Беляев, Олег Пошевкин, Петр Умнов, Александр Евстропов чыгыш ясады.

Шулай ук ветеран Гали Нигъмәтҗанов, «Фоника гипс» ООО генераль директоры Миндил Шәмсетдинов һ.б. үз тәкъдимнәрен кертте.

Мондый очрашулар һәркем өчен файдалы, безнең киләчәгебезгә бәйле булган көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев