Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлар эштә

Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы XXIII утырышы көн тәртибенә шактый мәсьәләләр кертелгән иде. Депутатлар ундүрт мәсьәләне карады, аларны билгеле бер эшчәнлекне контрольдә тоткан җитәкчеләр тәкъдим итте. 2013 елга һәм 2014-2015 елның план чорына Кама Тамагы муниципаль районының социаль икътисадый үсеш программасы белән МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар...

Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы XXIII утырышы көн тәртибенә шактый мәсьәләләр кертелгән иде.
Депутатлар ундүрт мәсьәләне карады, аларны билгеле бер эшчәнлекне контрольдә тоткан җитәкчеләр тәкъдим итте.
2013 елга һәм 2014-2015 елның план чорына Кама Тамагы муниципаль районының социаль икътисадый үсеш программасы белән МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов (рәсемдә) таныштырды.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов дүрт мәсьәләне яктыртты: "2013 елга муниципаль район территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен билгеләнгән керемгә бердәм салымны гамәлгә кертү турында", "2013 елга һәм 2014-2015 план чорына физик затлар кеременә салымнан муниципаль район бюджетына өстәмә норматив чигерүләр белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне алыштыруны килешү турында", "2013 елгы һәм 2014-2015 елның план чорына муниципаль район бюджет проекты турында", "муниципаль район территориясендә муниципаль унитар предприятиеләргә карата "юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товар сатып алу, эш, хезмәт күрсәтү турында"гы 18.07.2011 елның 223 нче Федераль закон положениеләрен куллану турында». Район бюджеты буенча өстәмә доклад белән район контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Боброва чыкты.
"Муниципаль район территориясендә җирле билгеләнештәге аерым сакланучы территория җирләренә карата җирләрне кертү тәртибе турындагы положениене раслау», «муниципаль район территориясендә көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү тәртибе турындагы положениене раслау", "Коррупцион хокук тәртибен бозган өчен муниципаль район муниципаль хезмәткәрләрнең җаваплылыгы турындагы положениене раслау" мәсьәләләрен җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Кәшифә Борнашева һәм муниципаль район Советының юридик бүлек җитәкчесе Мария Бисярина тәкъдим итте.
Югары Ослан муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин "Полиция участок инспекторлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген һәм аларның социаль-хокукый якланыш дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә чаралар турында"гы мәсьәләсен яктыртты.
Көн тәртибендәге соңгы мәсьәләләр: "муниципаль хезмәт вазыйфасын алып баручы гражданин тарафыннан муниципаль хезмәткәрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү комиссиясенә хәбәр итү тәртибе турында», "2012-2014 елларга муниципаль районда коррупциягә каршы район программасы турында" һәм президиум составы, муниципаль район Советының даими комиссияләр составына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре турында муниципаль район башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы рәисе урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов сөйләде. Социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча муниципаль район советы даими комиссиясе рәисе һәм муниципаль район Советы президиумы члены итеп ЦРБ баш табибы депутат Ильяс Миңневәлиев сайланды, бу комиссия составына Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Елена Сороковнина да кертелде, Уразлино авыл җирлеге башлыгы мөнир Хәмидуллин икътисад, инвестиция, эшмәкәрлек, ТКХ һәм төзелеш мәсьәләләре буенча даими комиссия составына керде.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырышны МР башлыгы, МР Советы рәисе Зөфәр Гарәфиев алып барды һәм анда чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев