Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биредә эшли беләләр

Район җитәкчелеге җитәкчеләр, зооветбелгечләр һәм терлекчелек буенча хисапчылар белән шимбә көнне күчмә киңәшмәләрне яңартырга булды. Бу юлы җыелу урыны булып «Кама Тамагы» АХПның Варварино бүлекчәсе сайланды. Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Көрәле, аннары Варварино фермасында булдылар. Бүлекчә җитәкчесе Дамир Сабиров терлекләрне кышлату турында, терлекчелек тармагы торышы, терлекчелек продукциясе алуда уңай динамика...

Район җитәкчелеге җитәкчеләр, зооветбелгечләр һәм терлекчелек буенча хисапчылар белән шимбә көнне күчмә киңәшмәләрне яңартырга булды. Бу юлы җыелу урыны булып «Кама Тамагы» АХПның Варварино бүлекчәсе сайланды. Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Көрәле, аннары Варварино фермасында булдылар.
Бүлекчә җитәкчесе Дамир Сабиров терлекләрне кышлату турында, терлекчелек тармагы торышы, терлекчелек продукциясе алуда уңай динамика турында сөйләде. Аннары киңәшмәдә катнашучылар терлекчелек биналарын карады, терлекләрне асрау һәм ашату технологиясе белән танышты. Ә биредә күрсәтер әйберләр бар. Чисталык һәм тәртип, азыклар эшкәртелгән, терлекләр кардаларда, анда яхшы аслык җәелгән, биналарда да шулай ук, анда терлекләр асрауның ирекле йөртү алымы кулланыла, ташлатылган сыерлар аерылган, бер сыердан уртача көнлек савым унбиш килограмм тәшкил итә һ.б. Боларның барысы да дүрт сыер савучы: Татьяна Новикова, Татьяна Оленичева, Татьяна Королева һәм Валентина Найденова тырышлыгы белән булдырыла. аларга ферма мөдире Миләүшә Җәләлова (рәсемдә) җитәкчелек итә.
Бу күренештә бүлекчәнең кайбер җитәкчеләре өчен оят булып китте. Аларны «Кама Тамагы» АХП директоры Рифат Вәлиев кардаларда салам, биналарда аслык булмаган, азыкларны төчеләндермәү һәм ферментлаштырмау, санитар көннәр һәм контроль савым үткәрмәгән өчен чын мәгънәсендә шелтәләде. Әлеге җитәкчеләр һәм белгечләрнең күрсәткечләр түбән булуына исләре китми, дигән тәэсир калды, югыйсә, күрсәткечләр кайберләрендә бик начар. Бу «Кама Тамагы» АХП директоры урынбасары нурдан Шәйморзин тәкъдим иткән анализдан яхшы күренде. Ул узган атнада һәм узган айда бүлекчәләр нәтиҗәләрен күрсәткән саннар китерде. Әлбәттә, кайбер хуҗалыкларда уңай динамика да бар, әмма кимчелекләр дә шактый. Эш гади технологик таләпләрне үтәмәүдә. Бу хакта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре дә әйтеп үтте.
Киңәшмәдә алда торган чорга бурычлар куелды. Чираттагы шимбәдә Яңасала бүлекчәсендә җыелачаклар. Бүген биредә алдагы атна белән чагыштырганда нәтиҗәләр шәптән түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X