Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләгәннең генә эше бара

Узган пәнҗешәмбедә район Советы утырышлар залында ТИҮ рәисләренең оештыру утырышы булды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев алып барды. -Сез барыгыз да оптимальләштерү вакытында МСУларда хезмәткәрләрнең кимегәннән кими баруын күзәтәсез. Ә эш күләме арта гына. Кемдер халык белән эшләргә тиеш. Нәкъ менә территория иҗтимагый үзидарә - ТИҮгә зур өметләр баглана....

Узган пәнҗешәмбедә район Советы утырышлар залында ТИҮ рәисләренең оештыру утырышы булды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев алып барды.

-Сез барыгыз да оптимальләштерү вакытында МСУларда хезмәткәрләрнең кимегәннән кими баруын күзәтәсез. Ә эш күләме арта гына. Кемдер халык белән эшләргә тиеш. Нәкъ менә территория иҗтимагый үзидарә - ТИҮгә зур өметләр баглана. Сезнең бурыч - авылга идарә итү. Мондый ярдәмчеләр торак пунктларның үзәк усадьбаларыннан еракта урнашкан һәм кечкенә авылларда аеруча зарур. ТИҮ рәисләре Суфия Гобәйдуллина, Алмира Винникова, Павел Череделин үз проблемалары һәм мәшәкатьләре турында сөйләде. Кайберләрен авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма җитәкчеләре җитди кабул итми, икенчеләре шушы көнгә кадәр авылларында полиция участковыйлар күрмәгән, өченчеләре исә законга таянып, халыкка ничек тәэсир итәргә белми. Нигездә әлеге проблемалар теге яки бу дәрәҗәдә һәркемгә дә кагыла. Иҗтимагый үзидарәләрне халык һәм җитәкчелек белән дөрес эшләргә өйрәтү, аның вәкилләре республика, район һәм җирле хакимият органнары, оешма һәм предприятиеләрнең җаваплылык зонасы чикләрен аера белсен өчен районда әлеге барлык мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алучы ТИҮ рәисләре ассоциациясе оештырырга булдылар. Ассоциациягә халык сайлаган барлык 20 рәис тә керде. Алардан Кама Тамагы штпның бер микрорайоны ТИҮ рәисе Юрий Ильин Зөфәр Гарәфиев тәкъдиме белән ассоциация рәисе итеп сайланды.

-Мин нәрсәне хәл итәргә көчегездән килүен аңлавыгызны телим. Үз хокукларыгызны якларга өйрәнүегезне, көндәлек проблемаларны хүәл итү өчен хакимиятнең теләсә кайсы дәрәҗәсенә чыга алуыгызны телим. Безнең гамәлләр законлы булсын өчен мин Устав проектын да, ассоциациянең якынча эш планын да төзедем. Боларның барысын да танышу өчен таратачакмын. Сез аны өйрәнергә, сезнең карашка артык булганнарын сызарга, кирәк дип санаганнарны өстәргә тиеш. Киләсе очрашуда сезнең тәкъдимнәрне тикшереп, Устав һәм планның ахыргы вариантын раслаячакбыз,- диде Юрий Александрович.

Биредә үк биш кеше составында ассоциация советы сайланды - Мидхәт Гыймадиев, Геннадий Арсланов, Юрий Ильин, Павел Чередилин һәм Суфия Гобәйдуллина. Соңгы икесе ассоциация рәисе урынбасарлары итеп тәкъдим ителде һәм сайланды. Утырышта торак пунктларны төзекләндерүгә кагылучы көндәлек мәсьәләләр күтәрелде.

-Районда үзсалым буенча халыктан 3,5 миллион сум акча җыелган иде, - диде МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов. - 8 миллион сумны республика бюджетыннан субсидия сыйфатында алдык. 3,5 млн сум өстәмә көтелә. Бу акча җәй көне җыелган булса, без республикадан 4 миллион сумга күбрәк алган булыр идек. Ел ахырына кадәр әле һәр кешедән тагын 300 сум тапшырырга була.

-Күпме акча җыелган, нинди максатларга тотылган, җирлек башлыклары бу хакта якындагы җыеннарда отчет ясар дип уйлыйм, - диде Зөфәр Галимулла улы. - Әмма кайбер җирлекләрдә үзсалым нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Нигездә болар - юллар, аларның сыйфатсызлыгы нәтиҗәсендә раойн халкы күпме җәфаланды. ТИҮ рәисләре бурычы - үзсалым буенча җыелган акчаның авыл халкының көндәлек проблемаларын хәл итүгә тотылачагын аңлату. Без алар белән бергә беренче чираттагы мәсьәлләрне дә ачыкларга тиеш.

-Безнең бурыч - авылларыбыз һәм поселокларыбыз имиджын арттыру һәм без моны эшләргә тиеш, - дип йомгаклады Юрий Ильин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев