Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баржадан теплоходка кадәр

Соңгы елларда РБФ ЯАҖда ремонт эшләренең төп күләме кышкыдан җәйге чорга күчте. Әмма ул гына түгел. Әгәр завод элек үз компаниясе төркемендәге судноларны, ягъни нефть ташу флотын ремонтлауга ориентлашкан булса, хәзер ярда һәм докларда пассажир теплоходлары да, аз күләмле катерлар да, баржалар да, сухогрузлар да тора. -Безнең заказчылар арасында Казанның...

Соңгы елларда РБФ ЯАҖда ремонт эшләренең төп күләме кышкыдан җәйге чорга күчте. Әмма ул гына түгел. Әгәр завод элек үз компаниясе төркемендәге судноларны, ягъни нефть ташу флотын ремонтлауга ориентлашкан булса, хәзер ярда һәм докларда пассажир теплоходлары да, аз күләмле катерлар да, баржалар да, сухогрузлар да тора.

-Безнең заказчылар арасында Казанның «Волжская судоходная компания», «Волгомост», «татфлот», Түбән Новгородның «ВФ-танкер», «Нева» ООО, Ульяновскидан «Ремстроймост», Яр Чаллыдан «Каматрансфлот» һәм башкалар бар, - ди предприятие директоры Наил Вазыйхов. -Соңгы вакытта ремонт эшләре өчен заказчылар һәм объектлар эзлибез. Яңа белгечләр кирәк булмады, чөнки хезмәт төрләре үзгәрмәде. Нигездә болар корпус һәм слесарь эшләре. Пландагы 115 миллион урынына 9 айда без суднолар ремонтлау буенча 131 миллион сумлык хезмәт күрсәттек. Заводта хәзер 193 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итә. - Хәзер судноларны кышын ремонтлауга әзерләнәбез, - ди завод директоры урынбасары Валерий Баранов. - Күләмнәрне ачыклыйбыз, заказлар эзлибез, килешүләр төзибез. Эшчеләребез квалификацияле, ышанычлы, үз эшләренә тулы җавап белән караучылар. шуңа күрә заказчылардан шелтә ишеткәнебез юк. шушы көннәрдә «Афанасий Никитин» пассажирлар теплоходын суга төшерәбез. Хәзер докта корпусчыларның берьюлы 5 бригадасы эшли. Эш барысына да җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев