Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчасы төзелә

Халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен ел саен республикада күпсанлы төрле максатлы программалар тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, юллар, агросәнәгать комплексы объектлары, парклар, скверлар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча эшләр алып барыла. Безнең район да күп кенә программаларда...

Халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен ел саен республикада күпсанлы төрле максатлы программалар тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, юллар, агросәнәгать комплексы объектлары, парклар, скверлар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча эшләр алып барыла. Безнең район да күп кенә программаларда катнаша.

Алар арасында торак йортлар, мәктәпләр, клублар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре төзелеше һәм капиталь ремонтлау, су белән тәэмин итү, урамнарга утлар кую, юл челтәре, индивидуаль җылыту һ.б. Мәсәлән, узган ел Бәрлегуҗада клуб, Куйбышев Затон һәм Олы Кариледә модульле ФАПлар, Куйбышев Затон, Тәмте һәм Сөйкидә универсаль спорт мәйданчыклары, Тәмте һәм район үзәгендә балалар бакчасы, Олы Кариледә ветеринария пункты төзелде, шулай ук 8 километр юл салынды һәм төрле объектлар капиталь ремонтланды. 2015 елда район 19 федераль һәм республика программасына кушылды. Шуларның берсе- мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре төзелеше. Куйбышев Затонда балалар бакчасы төзелеше башланды. Узган елгы көздә мәйданчык әзерләнде, кыш айларында фундамент салу эше башкарылды, ә хәзер цоколь өяләр. Объектта төзелеш эшләренә «Кама»ООО подрядчы фирма директоры урынбасары Фәрит Шәрәфиев җитәкчелек итә.

- Объекттагы эшләр ике сменада алып барыла,- ди ул,- материал, техника, барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителдек, шуңа күрә тик торулар юк.

- Төзелешнең смета-бәясе күпме?

- Утыз җиде миллион.

- Объект кайчан файдалануга тапшырылачак?

- План буенча - июньдә. Төзелештә эш кайный. Төзүчеләр объектны билгеләнгән вакытка файдалануга тапшырырбыз дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев