Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авырлыкларны бергә җиңик!

Кайсы гына дин китапларын алсак та: Коръән, Тәүрәт, Зәбүр, Инҗил начарлыкка өндәми. Димәк, гыйбадәтханәләр дә мөһим. Аларны хакыкый, иманлы затлар гына төзер, ди. Менә, ниһаять, Кама тамагы бистәсендә дә күптән көтелгән ике манаралы мәһабәт биналы мәчет ачылды. Тантаналы ачылышны зарыгып көткән халык көзнең "елак" көне булуына карамастан, матур бәйрәмчә җыелган,...

Кайсы гына дин китапларын алсак та: Коръән, Тәүрәт, Зәбүр, Инҗил начарлыкка өндәми. Димәк, гыйбадәтханәләр дә мөһим. Аларны хакыкый, иманлы затлар гына төзер, ди.
Менә, ниһаять, Кама тамагы бистәсендә дә күптән көтелгән ике манаралы мәһабәт биналы мәчет ачылды. Тантаналы ачылышны зарыгып көткән халык көзнең "елак" көне булуына карамастан, матур бәйрәмчә җыелган, ә табигатьтә яңгыр, куанычларны уртаклашкандай, явудан туктады. Районда 23 нче мәчет бинасы икән. Коръән сүрәсе белән аны Габделмәҗит хәзрәт Хәмитов ачып җибәрде. Аннан район башлыгы Зөфәр Гарәфиев төп иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Бу эштә ТР Президентының да булышлык күрсәтүен әйтеп китте. Казанның «1000 еллык» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламнәр җиткерде, Диния нәзарәте исеменнән рухи тормышыбызда актив катнашканнарга бүләкләр тапшырды. Район имам хатыйбы Галимулла хәзрәт Яруллин үзеннән булдыра алганча өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте. "Фоника гипс" ООО җитәкчесе Миндил Шәмсетдинов олы Коръән китабын мәчеткә бүләк итте, якташыбыз Хәмид Вәлиди тантанага багышлап язган махсус шигырен укыды. Шуннан шартына туры китереп яшел тасма киселде, тәкъбир әйтеп бина эченә уздылар. Җылылык һәм илаһи тынычлык беркелеп торган гыйбадәтханә күңелләргә нур иңдерде сыман. Җомга намазыннан соң мул әзерләнгән табыннан һәркем сыйланды, күңелләрендә булганнар махсус иганә тартмаларына сәдака салды.
Әйе, бердәм көч белән барлыкка килгән гыйбадәтханәләребезгә юллар суынмасын, дин-кардәшләребезгә хезмәт итсен, яшьләр анда килеп яхшы сабак алсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев