Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз

Дөньяда иң матур сүз - әни сүзе, иң матуры - әни кеше. Ихлас күңелдән әни генә ярата, җан җылысын әни генә бирә ала. Ул хатын-кыз да, җитәкче дә, эшмәкәр дә булырга мөмкин. Әмма хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, аның иң яхшы сыйфатлары бала белән янәшәдә күренә, иң матур фикерләре бала...

Дөньяда иң матур сүз - әни сүзе, иң матуры - әни кеше. Ихлас күңелдән әни генә ярата, җан җылысын әни генә бирә ала. Ул хатын-кыз да, җитәкче дә, эшмәкәр дә булырга мөмкин. Әмма хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, аның иң яхшы сыйфатлары бала белән янәшәдә күренә, иң матур фикерләре бала белән бәйле.
Софроновлар гаиләсендә дә өч бала үсә. Әниләре Ольга һәрчак уяу. Уллары шул кадәр актив, аларны һәрчак карап, күзәтеп торырга кирәк. Гаиләдә нәни кызлары алар өчен чын шатлык. Бу гаиләдә барысы да гадәти башлана, Софроновлар күп балалы гаилә булырбыз дип тә уйламый. Ольга Кама Тамагы шәһәр җирлеге башкарма комитетында бухгалтериядә эшли. Беренче баласы тугач читтән торып ВУЗга укырга керә, ә менә укуын аңа экстремаль шартларда тәмамларга туры килә. Гаиләдә бу вакытта ике бала үсә, әле җитмәсә Софроновлар торак шартларын яхшыртырга уйлый һәм өйләренә зур янкорма салырга тотына. Бу вакытта Ольга өченче бала табарга җыена. Хәзер алар авырлыклардан куркып калмауларына сөенә, төзелешне дә бетерәләр, дипломын да яклый. Һәм бүләк буларак - күптән көтелгән кызлары дөньяга аваз сала. Югыйсә, әнисенә бала туганчы эшләргә туры килә. Эшкә яңа килгән хисапчыга булышмый булдыра алмый ул. Әлеге гаиләдә аралашучан һәм мәрхәмәтле балалар үсүе гаҗәп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев