Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алга карап атлыйбыз

11 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән безнең районда булды. Ул кайбер объектларны карады һәм муниципаль район Советының XXXIV утырышында катнашты. "Социаль -мәдәни өлкәдәге объектларны капиталь ремонтлау" максатлы республика программасы буенча Олы Кариледә мәдәният йорты реконструкцияләнде, хәзерге вакытта Кыртапада ремонт бара. Узган сишәмбедә Олы Кариледә...

11 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән безнең районда булды. Ул кайбер объектларны карады һәм муниципаль район Советының XXXIV утырышында катнашты.

"Социаль -мәдәни өлкәдәге объектларны капиталь ремонтлау" максатлы республика программасы буенча Олы Кариледә мәдәният йорты реконструкцияләнде, хәзерге вакытта Кыртапада ремонт бара. Узган сишәмбедә Олы Кариледә мәдәният йортын тантаналы ачу булды. Клубны бәйрәмчә бизәп, авыл халкы кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды. Фәрит Хәйрулла улы халык белән аралашып, аларның тормышы, кәефләре белән кызыксынды.

Аннан соң рәсми ачылышны башлап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин МР башлыгы Зөфәр Гарәфиевка сүз бирде. "Узган ел олыкарилеләр ике күңелле вакыйга шаһиты булды: Кече Кариле- Балтач юлына асфальт салынды, шулай ук полициянең участок уполномоченные өчен йорт төзелде.

Агымдагы ел мәдәният йорты ачылу белән истә калыр. Авылда капиталь ремонттан соң да мәдәният учагы сүнмәсен иде",-диде ул.

Аннан соң ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды: "Агымдагы ел мәдәният елы дип игълан ителде. Ел сезнең район өчен мәдәният объекты ачылу белән башланды. Аны яңа объект буларак кабул итегез һәм ул тарихны чагылдырып, үткәннәрне саклаучы буларак, халык күңелендә саклансын". Аннан соң ул авылда яшәүчеләрне мәдәни тормышта актив катнашырга чакырды.

Фәрит Хәйрулла улы клубка музыка аппаратурасы алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Шартына туры китереп, тантаналы төстә ал тасма кискәннән соң кунаклар якты, матур һәм уңайлы бинага керде.

Ясалган ремонтны күреп һәркем гаҗәпкә калды. «Бина килгән кунаклардан бүләк көтеп кала», - диде Дәүләт Советы рәисе сәхнә алдына тезелеп баскан түрәләргә мөрәҗәгать итеп. Чарадан соң авыл халкы рәхәтләнеп Казаннан килгән артистлар катнашында концерт карады. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан фикерен белергә теләп Олы Кариле мәктәбе директоры Айсылу Галәветдиновага мөрәҗәгать иттек. "Утын сараеннан хан сарае ясадылар, керсәң чыгасы килми. Шәһәр мәдәният сараенда йөргән төсле хис итәбез үзебезне, без бик шат. Халыкка игелекле мәдәният йорты булсын! Хәзерге чорда бик мөһим сыйфатлар - кешелеклелек, игътибарлылык, ихтирамлыкка шунда килеп өйрәнсеннәр. Һәркем өчен ишек ачык булсын»,- диде ул.

Зөлфия Галимҗанова: "Безгә бөтен шартлары булдырылган ял итү мөмкинлеге тудырдылар. Инвалидлар өчен дә аерым бүлмә бар, иркен, матур. Рәхмәт кенә. Яшь чакны сагынып куйдык, аулак өйләргә килербез, Алла теләсә. Казан артистларын да күрәсе килә».

Юл уңаеннан кунаклар делегациясе күп балалы фермер Галимҗановлар гаиләсенең яшәү шартларын яхшырту өчен максатлы программа буенча төзелгән яңа йортларында да булды. Аларга кыйммәте бүләк - кер юу машинасы тапшырылды. Гаиләгә тынычлык, бәхет һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.

Икенче чакырылыш муниципаль район Советының XXXIV утырышы район мәдәният йортында үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Наил Вәлиев, "Ак Барс" банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Совет утырышына район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре Федераль һәм республика органнары структур бүлекчә җитәкчеләре, мәдәният йорты һәм мәктәп директорлары, ФАП мөдирләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, административ орган, дини берләшмә, масса-күләм мәгълүмат чарасы вәкилләре чакырылган иде.

Көн тәртибенә бер мәсьәлә- муниципаль район башлыгының 2013 елга җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, 2014 елга планнар һәм бурычлар турындагы отчеты кертелде. Аның белән МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуда Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйхов, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов, үзәк китапханәнең Бортас филиалы мөдире Ирина Гришина, "Фоника гипс" ООО директоры Миндел Шәмсетдинов катнашты.

Фәрит Хәйрулла улы үз чыгышында республиканы социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләренә тукталды, республикада күпчелек предприятиеләрнең тышкы базарга һәм Татарстан Республикасының икътисадый иминлегенең дә партнерларның сатып алу сәләтенә бәйле булуын билгеләп үтте. Шул уңайдан ул болай диде: "Европада кемдер төчкерсә ул бездә шунда ук чагылыш таба". Спикер билгеләп үткәнчә, уйланганнарның барысы да барып чыкмаса да, республика алга бара һәм бу эшләрнең бер өлеше безнең районга да кагыла. Казанда Универсиада үткәрү, һәлакәткә очраган "Боинг" самолеты турында да сүз булды. Безнең районда уңышлы хәл ителгән мәсьәләләр арасында "Фоника гипс" заводы төзелеше аерым билгеләп үтелде. Авыл хуҗалыгында да проблемалар бар.

Республикада һәм аерым алганда безнең районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә кирәк. Ул шулай ук мәктәпләрне капиталь ремонтлау, балалар бакчалары төзелеше, социаль өлкәне үстерү турында да сүз алып барды. Конфессияара мөнәсәбәтләр турында да сүз булды, шулай ук барлык дәрәҗәдә вәкаләтле органнарга сайлау кампаниясе циклына керүебез билгеләнде. Чыгыш ахырында Фәрит Хәйрулла улы районның уңышлы эшләвен теләде һәм биредә яшәүчеләргә җылы теләкләрен җиткерде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X