Идел таннары
  • Рус Тат
  • Закон нигезендә җыештыру

    Район прокуратурасына көнкүреш калдыкларын җыю, чыгаруны оештыру тармагында закон бозулар турында гражданнардан кергән күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә шуны аңлатабыз: «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законның 13 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлек территорияләре экология, санитария һәм башка таләпләр буенча калдыклардан даими чистартылырга тиеш. Закон нигезендә муниципаль берәмлек территорияләрендә калдыклар белән...

    Район прокуратурасына көнкүреш калдыкларын җыю, чыгаруны оештыру тармагында закон бозулар турында гражданнардан кергән күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә шуны аңлатабыз: «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законның 13 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлек территорияләре экология, санитария һәм башка таләпләр буенча калдыклардан даими чистартылырга тиеш.
    Закон нигезендә муниципаль берәмлек территорияләрендә калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлекне җирле үзидарә органнары гамәлгә куя. «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 14 маддәсе җирле үзидарә органнарына көнкүреш калдыклары һәм чүп-чарны җыю һәм чыгаруны оештыру вазыйфасын да йөкли.
    Моннан тыш, муниципаль берәмлек Советлары «Муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерү һәм карау кагыйдәләре»н раслаган. Аның нигезендә торак пункт территориясен санитар чистартуның барлык төрләре буенча чаралар күрү, калдыкларны җыю, юк итү, зарарсызландыру һәм эшкәртү, махсус җыештыру машиналары, механизмнар, җиһазлар, инвентарьның ихтыяҗи күләмен ачыклау башкарма комитетка йөкләнә. Контейнерлар һәм бункерлар махсус җиһазланган мәйданчыкларга куела, алар яктыртылырга тиеш. Контейнер мәйданчыклары торак йортлар, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары һәм халык ял итә торган урыннан кимендә 20 метр ераклыкта, әмма 100 метрдан ерак булмаган арада урнаштырыла. Мондый таләпләр «Торак урыннар территорияләрен тотуның санитар кагыйдәләре»ндә каралган. Моннан тыш, шәхси йортлар территорияләрендә чүп-чар җыю урыны, бәдрәфләр һәм юынтык сулар чокырын йорт хуҗалары үзләре ачыкларга тиеш, аралык 8-10 метрга кадәр кыскарырга мөмкин. Бәхәсле хәлләрдә әлеге мәсьәләне җәмәгатьчелек, халык депутатларының район һәм поселок Советлары башкарма комитетларының административ комиссияләре тикшерергә тиеш.
    Югарыда телгә алынган таләпләрне тиешенчә үтәмәү җирлек территориясендә санитария-эпидемиологик хәлне начарайтырга, табигатькә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш, чара күрмәү халыкның эпидемиологик авыруына яный, кешеләрнең имин тирә як мохиткә булган хокукын бозарга мөмкин.
    Әлеге тармакта закон таләпләрен үтәгән очракта закон бозучыларга Россия Федерациясенең административ хокук тәртибе бозу турындагы Кодексының 8.2 маддәсе яки Татарстан Республикасының административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексының 3.6 маддәсе нигезендә административ җавапка тартылырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: